Балтачлылар «Әниләр марафонын»да катнашырмы?
«Әниләр клубы» авторы Динара Әхмәт «Әниләр марафонын»да катнашырга чакыра
«Әниләр клубы» клубы быел «Әниләр марафонын» 4 июньнән башлап җибәрде. #Әниләрмарафоны2024 проекты «Әниләр клубы» авторы Динара Әхмәт һәм «Сөембикә» журналы белән берлектә тормышка ашырыла.
«Гаилә елы кысаларында марафон ноябрь аенда узачак. Ләкин #әниләрмарафоны үз эшен хәзер үк башлап җибәрә. Тиздән Татарстаныбызда һәм читтә урнашкан татар авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм – Сабан туйлары гөрләп узачак.
Шул уңайдан, марафонның беренче биремен игълан итәргә булдык. Сабан туена гаиләгез белән милли киемнәрдән киенеп чыгып, матур фото-видеолар ясап, үз аккаунтыгызга урнаштырырга кирәк булачак. Шулай ук аккаунтларыгызның ачык булуы мөһим», – дип хәбәр итә «Әниләр клубы» төркеме.
Фото-видеолар керткәндә #әниләрмарафоны2024, #әниләрклубы_сөембикәжурналы хештегларын язу сорала. Бу биремне үтәүчеләрнең #әниләрмарафоны проектында катнашып, ноябрь аенда узачак зур чарада җиңү шансы тагын да арта. Марафонның төп өлеше башланганчы тагын биремнәр булачак, дип яза оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев