Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачның үзешчән коллективлары, артистлары сәхнә яулый (+фото)

Күптән түгел Арча шәһәрендә узган «Йортыбыз — Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең зона турында республиканың җиде районыннан мәдәният-сәнгать йолдызлары катнашты.

Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче, Саба, Балтач районнарыннан килгән үзешчән коллективлар, артистлар Татарстан Республикасында яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен күрсәтүче номерлар башкарды.

Берничә ел рәттән оештырылып килгән бу чараның максаты – халыкның бердәмлеген, рухи байлыгын ныгыту, милли традицияләрне искә төшерү, Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итү. 

Фестивальдә Балтач районы данын мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Орчык" Гөсләчеләр ансамбле, "Мылкыд" квартеты һәм Илфат Гыйльманов, Субаш, Салавыч, Куныр авыллары мәдәният йортларының үзешчән коллективлары, Сәрдек һәм Урта Көшкәт авыллары клублары чыгыш ясап, катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр. Чараның нәтиҗәләре барлык зона этаплары узгач игълан ителәчәк дип көтелә.
Зона этапларында җиңү яулаган сәнгать коллективлары 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнендә Казан шәһәрендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячаклар.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев