Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта “Әниле балачак” дип исемләнгән музыкаль тематик кичә узды (+фоторепортаж)

Үзәк китапханәнең уку залында Балтач урта мәктәбенең 10 нчы Б сыйныф укучылары һәм аларның әниләрен берләштергән “Әниле балачак” дип исемләнгән музыкаль тематик кичә узды

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Шундый тылсымлы, бөек көчкә ия  булган изге зат – әниләребезне хөрмәтләп,  ноябрьнең соңгы ял көне – Әниләр көне буларак билгеләнеп үтә. Матур традицияне дәвам итеп, Үзәк китапханәнең уку залында Балтач урта мәктәбенең 10 нчы Б сыйныф укучылары һәм аларның әниләрен берләштергән “Әниле балачак” дип исемләнгән музыкаль тематик кичә узды. Бәйрәм кичендә балалар һәм әниләр арасындагы парлы уеннар, зирәклекне сынаучы биремнәр, җырлы котлаулар кунакларны балачак иленә дәште. Балалар тарафыннан әйтелгән шигъри котлау юллары әниләр өчен күңел түренә үтәрлек бүләк булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев