Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта иӊ яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысын ачыкладылар (+фото)

Педагогларныӊ «Ел укытучысы-2023» һөнәри осталык бәйгесе кысаларында «Иӊ яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесенеӊ муниципаль этабы узды.

Бәйгедә  Балтач, Пыжмара, Урта Көшкәт, Чепья, Куныр, Карадуган, Салавыч, Шубан, Шеӊшеӊәр, Смәел мәктәпләреннән барлыгы 10 туган тел укытучысы көч сынашты. Мөгаллимнәр бәйге барышында үзләре сайлап алган сыйныфта дәрес күрсәттеләр һәм һөнәри осталык дәресләрендә хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.

Балтач урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы «Иӊ яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» исеменә лаек булды. Пыжмара төп гомуми белем мәктәбеннән Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы, Урта Көшкәт мәктәбеннән Яковлева Олеся Васильевна, Чепья мәктәбеннән Минһаҗева Гөлназ Таһир кызы, Куныр мәктәбеннән Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы бәйгедә призлы урыннар алдылар. Салавыч күппрофильле лицееннан Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы, Карадуган гимназиясеннән Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы бәйгенеӊ лауреатлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ел укытучысы-2023»