Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта Илсөя Бәдретдинованың яңа кияве барлыкка килгән?

Балтачта Илсөянең концертлары гөрләде.

Илсөя үзе белдергәнчә, Балтач аның өчен аеруча якын район. "Беренче концертларымда кайбер районнарда бер билет та сатылмаган заманда, Балтачтагы тәүге концертыма 17 билет сатылган иде", ди җырчы.

Ярата шул аны Балтач халкы. Ел саен сюрпризлары да булып тора. Илнур инде 10 елдан артык кияүгә дәшә үзен. Илсөя генә ризалык бирми.

Илсөянең күп кенә җырларының сүз авторы Ренат Галиәскаров бирнә сандыгы белән сәхнәгә күтәрелгәч, тамашачы бер мәлгә "Быелгы сезонда Илнурга көндәш тә бар бугай" дип уйлап куйды.

- Кияүгә чыкмавыңның сәбәбе, бәлки сандыгын булмаудадыр, шуңа күрә сиңа бирнә сандыгы бүләк итәргә булдым, - диде Ренат.

Илсөя исә бүләкне зур рәхмәтләр әйтеп, ирем булмаса, булмас, сандыгым булсын, дип кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

9

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова