Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта Муса Җәлилне искә алдылар (фото)

Бүген - 15 февральдә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула.

Муса Җәлилнең батырлык, тормышны, кешеләрне ярату белән сугарылган шигырьләрен укып, берничә буын үсте. Әлеге мөһим датаны каршылап, 14 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса абый-балаларның якын дусты” дип аталган әдәби-театраль иртә үтте. 

Чарага килгән 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар Муса Җәлилнең “Парашютсыз курчак” китабын бергәләп укыдылар, китаптагы шигырьләр турында фикер алыштылар.

Герой-шагыйрьнең һәр бала яратып укый торган “Карак песи” шигырен китапханә хезмәткәрләре кул курчаклары ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил