Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачта узган «Созвездие-Йолдызлык» фестивальнең зона турында кемнәр җиңде? (фоторепортаж)

Йолдызларыбызны котлыйбыз һәм остазларыбызга рәхмәт белдерәбез.

8-10 март көннәрендә Балтачта «Созвездие-Йолдызлык» фестивальнең зона туры гөрләде.

Фестивальдә Кукмара, Саба, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау һәм Балтач районнары йолдызлары катнашты.

Хореография номинациясендә «Веселушки» (Лариса Дәүләтшина), «Виво» (Эрик Васинкин) — беренче, «Восторг» (Эрик Васинкин) — икенче урын яулады һәм Уникста узачак чарага чакыру алды. Эрик Васинкинның «Абрикосики» һәм «Эра» бию коллективлары махсус призга лаек булды.

Вокал-соло номинациясендә Илидә Җәләлиева (Гүзәл Әскарова) — 1 урын, Зәлия Әүбәкирова (Гүзәл Әскарова), Адилә Нәбиева (Гүзәл Әскарова), Айсылу Кәримова (Әлфия Фәйзрахманова) — 2 урын, Гөлназ Һадиева (Гүзәл Әскарова), Әдилә Фәйзрахманова (Фәридә Гарәфетдинова), Нәфисә Акбирова (Гүзәл Әскарова) — 3 урын яулады һәм Уникста узачак чарага чакыру алды.

Вокал ансамбльләр номинациясендә «Шатлык» номинациясендә (Фәридә Гарәфетдинова), «Зәлидә» дуэты (Гүзәл Әскарова) — 1 урын, «Тургай» (Әлфия Фәйзрахманова) −2 урынга лаек булды һәм Уникста узачак чарага чакырылды.

Конферанс номинациясендә Айсылу Кәримова (Галия Йосыпова), Мурат Гафиуллин (Гөлнара Качалова), Әмир Исрафилов (Галия Йосыпова) — 1 урын, Сәфинә Гарифуллина (Тәнзилә Гыйззәтуллина), Рамил Яппаров (Лилия Заһидуллина) — 2 урын, Эмиль Закиров (Люция Зәйнуллина), Энҗе Галимуллина (Гөлинә Шәйхетдинова) 3 урын яулады һәм Уникста узачак чарага чакыру алды.
Амелия Исрафилова (Лиана Исрафилова), Нәргизә Хәбибрахманова (Галия Йосыпова) махсус призга лаек булды.

Мурат белән Әмир шулай ук «Артист-патриот» медале белән бүләкләнделәр.

Йолдызларыбызны котлыйбыз һәм остазларыбызга рәхмәт белдерәбез.

 #СозвездиеЙолдызлык#балтач#балтасинскийрайон#балтасихезмэт

Гөлзидә Газизуллина

Фото: Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Созвездие - Йолдызлык"