Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Baltai awards» өченче мәртәбә уздырыла

7 май көнне район мәдәният үзәгендә «Baltai awards» кыска метражлы фильмнар кинофестиваленең өченчесе оештырылачак.

Видеофильмнар конкурсы ике турда узачак. Сайлап алу туры 23нче апрельдән башлап 30ына кадәр дәвам итәчәк. Жюри әгъзалары ябык режимда һәрбер номинациягә бәя бирәчәк. Алар билгеле булгач, видеоматериаллар мәдәният үзәге сәхнәсеннән күрсәтелеп, нон-стоп режимда бүләкләү тантанасы узачак.

Фестивальдә предприятие, учреждение, оешма, сәнгать коллективлары һәм районыбыздагы профессионаллар һәм һәвәскәрләр дә катнаша ала. Фестивальдә катнашу өчен 23 апрельгә кадәр оргкомитетка анкеталарны һәм видеоматериалларны тапшырырга кирәк. Адресы: «Хыял» яшьләр үзәге - Балтач бистәсе, К. Маркс урамы, 10А йорты. Мәгълүматлар өчен телефон: 2-45-65.

Тематика буенча видеороликлар:
- Кыскаметражлы фильм;
- Экстрим һәм спорт;
- Мәхәббәт тарихы - Лавстори;
- Социаль ролик;
- Ирекле тема.
Кинофильмга төп таләпләр:
- тематика кинофестивальнең төп идеясе һәм максатына туры килергә тиеш;
- фильмның күрсәтелү вакыты темасына карап 3 минуттан ким булмаска һәм 15 минуттан артмаска тиеш;
- плагиат һәм районыбыздан читтәге профессионаллар ярдәме белән башкарылган эшләр кабул ителми;
- җибәрелүче эшләр күләме чикләнмәгән;
- тавыш һәм съемка сыйфаты әйбәт булырга тиеш;
- материаллар СDда МР4 форматында кабул ителә (разрешение минимум 720, рекомендуется 1080);
- һәрбер эш анкета белән кабул ителә;
- кинофильм сценариесендә көчләү, эротика, дингә ышанучыларны мыскыл итү элементлары, диаспоралар, спиртлы эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту элементлары булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250