Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бардым һәм калдым

Бервакыт “Хезмәт” сайтында Минзәлә театры спектакленә ике билет уйнатылды. Әни шунда катнашты һәм отты. Мин әни белән «Иблис» дигән театр карарга бардым. Минем бер дә театрда булганым юк иде.

Исем китеп карап утырдым, актерлар чын күңелдән образга кереп уйныйлар,сәхнәдәге декорация заманага туры килеп тора. Аларның халыкка геройларның тормыш мәгьнәсен җиткерүе миңа бик ошады.
Бераз уйланып йөргәч,  мин Балтач мәдәният үзәгенә, театр эшчәнлеге белән  танышырга юнәлдем. Мине бик җылы каршы алдылар. Хәтта роль дә тәкьдим иттеләр. Бүгенгесе көндә без «Бәхет ачкычы» дигән әкият-спектаклен өйрәнәбез, һәм шуның белән конкурста катнашып, җиңү белән кайтырбыз дип ышанабыз. Балтач халык театры үз эшен бик актив алып бара. Конкурсларда катнашып, лаеклы урыннарга ирешә. «Иделкәем» республика  конкурсында катнашып, урыннар яулаганнар.

Мәдәният үзәгендә спектакль әзерләнә. Ул әсәрне бүгенге яшь буынга ниндидер тәрбияви өстенлек бирерлек итеп әзерләргә тырышалар.Спектакльләр бик унышлы бара.Аларны әзерләү өчен бер еллап вакыт кирәк, чөнки актерларны дөрес сайлау, костюмнар булдыру, бирелгән рольләрне тыңлап карау, интонацияләр туры килмәсә, яңадан үзгәртү... Һәр актер белән аерым эшлиләр, образны туры китереп музыка табарга, декорация әзерләүдә, барысына да вакыт таләп итә.

Әнә шулай, мәдәният үзәгендә театр түгәрәге эшләп килә. Рамил Борһанов белән Раил Нигъмәтҗанов бергәләп балалар өчен спектакль әзерли. Балалар белән эшләү бөтенләй икенче, рәхәт диләр.Алар түгәрәкне уен кебек итеп алып баралар. Беренче дәрестә образлар белән таныштыралар, икенче дәрестә текстны өйрәнәләр, өченче дәрестә рольләр бүленә, укып карыйлар, кайсы балага туры килүен ачыклыйлар. Режиссер һәрбер образның хәрәкәтләрен, сөйләшүләрен күрсәтә һәм бала аны кабатлап карый. Мин түгәрәк көне җиткәнен түземсезлек белән көтеп алам. Спектакльдә уйнау дөньяга карашымны тагын да камилләштерде.

Илүзә ИСХАКОВА,
Балтач урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр