"Барс медиа"ның яңа җитәкчесе "Татар җыры" хакындагы имеш-мимешләрне кире какты
Бүгенге көндә “Барс медиа” компаниясе белән ун җырчы арасында генераль килешү төзелгән.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). “Барс медиа” татар медиа группасы идарәче компаниясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Волонихин “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татар җыры” үткәреләчәк дип белдерде һәм фестиваль булмый дигән имеш-мимешләрнең дөрес булмавын әйтте.
“Әлбәттә, быел да “Татар җыры” фестивале үткәреләчәк. Фестивальнең булмавы турындагы сүзләр дөрес түгел. Быел “Татар җыры”на егерме ел! Шул уңайдан фестиваль өч шәһәрдә үткәреләчәк. Ноябрь ахырында – Мәскәүдә, декабрь башында – Уфада һәм 21 декабрь Казанда булачак. Кайдан “Татар җыры” фестивале булмаячак дигән сүзләр чыгадыр, белмим”, - ди Павел Волонихин.
“Татар җыры” – Казан шәһәрендә 1999 елдан бирле уза торган халыкара татар эстрада җырлары фестивале. Павел Волонихин сүзләренчә, “Татар җыры” фестивале хокукый яктан “Барс медиа” компаниясенеке.
Бүгенге көнне “Барс-медиа” компаниясе белән генераль килешү нигезендә ун җырчы эшли. “Килешүләрнең төрлесе була: генераль килешү, чарада катнашу турында бер тапкыр килешү һәм төрле проектларда катнашу килешүе бар”, - ди җитәкче вазифаларын башкаручы.
Павел Волонихин милләте буенча рус кешесе. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә 20 ел буе татар эстрадасы өлкәсендә эшләү сәбәпле, татарча аңлавын, әмма акценты булу сәбәпле, сөйләшмәвен генә әйтте. Павел Волонихин 2000 елдан бирле Айдар Галимовның җыр студиясендә эшләде
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев