Барый, Убырлы һәм Куян барып алып кайттылар
Барый, Убырлы һәм Куян барып алып кайттылар
Мәктәбебездә шаулап-гөрләп "Яңа ел могҗизасы" дип аталган бәйрәм үтеп китте. Кунакка иң беренчеләрдән булып Убырлы әби килде. Быел аны алдан ук хат язып үзебез чакырып китердек. Кар кызының автомобиле урманда кар көртләре арасында батып калган иде. Аны Барый, Убырлы һәм Куян барып алып кайттылар. Кыш бабабыз капчыгына махсус саклагыч-чип куйдырган. Ел саен бүләкләрен урлап аптыраткач шундый адымга барган, күрәсең. Бәйрәмдә могҗизалар бик күп булды. Җыр һәм биюләр, кызыклы уеннар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Әлеге бәйрәмгә спонсорлык ярдәме күрсәткән авылдашларыбыз Шәйхетдинова Гөлсимә апага һәм Габделхаковлар гаиләсенә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга сәламәтлек, бәрәкәтле матур тормыш телибез.
Көшкәтбаш мәктәбе коллективы сөенеп менә шундый хәбәр юллаган. Афәрин, укытучылар һәм укучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев