Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Башта динен алмаштырган, соңыннан һәлак булган...

Җырчы Илмира Нәгыймованың үзе иҗат иткән җырында бертуган апасының ачы язмышы чагыла.

"Ялгыш адым" җырын апама багышлаган идем. Дөресрәге, аның сагышлы язмышына. Без гаиләдә биш бала үстек. Олы апам Лилия исемле иде. Кызганычка каршы, ул 10 ел элек юл һәлакәтендә вафат булды. Апам урыс милләтеннән булган Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием кияүләре урыс милләтеннән булачагын белгәч, башта каршы төштеләр, ә аннары ризалаштылар.

Апам кияүгә чыкты да Мәскәүгә күченеп китте. Сергейның әнисе чиркәүдә эшләгәч, апам да христиан диненә күчте. Глеб исемле уллары туды. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә ире белән бик каты ачуланышкан. Шул көнне өйдән чыгып киткән дә авариягә тарыган. Аның артыннан Сергей чыгып китә һәм эзсез югала. Апамны җирләдек, ә менә Сергей турында 10 ел буена бер хәбәр-хәтер юк. Аның әти-әниләре безнең белән башта аралашмады, уллары югалуда безне гаепләделәр. Хәзер аралар җайланды.

Глеб әнисенең каберен күрергә дә кайтты. Аңа хәзер 17 яшь. Апаның үлемен барыбыз да авыр кабул иттек. Аның үлеменә кадәр җырлар иҗат иткәнем булмады. “Ялгыш адым” җыры хәсрәткә үрелеп, үзеннән-үзе язылды дип әйтсәм дә була. Аның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем, - ди ул, дип яза Кызыл таң.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада