Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Башваткыч”ны Җәвит Шакиров урынына Зөлфәт Зиннуров алып барачак

"ТНВ" каналында баручы бик күпләрнең яратып карый, хәтта, көтеп ала торган тапшыруларының берсенә әверелгән "Башваткыч" уенын алып баручы Җәвит Шакиров шәхси гаилә хәлләре буенча телевидениедән киткән.

Аның урынына тапшыруны энергияле, талантлы егет Зөлфәт Зиннуров алып барачак. Җәвит Шакиров "Башваткыч"ка алынганда ук, бер ел гына эшләячәкмен, дигән булган. Әле шулай да ике ел бу тапшыруны алып барды. Җәвит әфәнде телевидение белән саубуллашмаган. Китүенең сәбәбе гастрольләр, концертлар оештыру, мәҗлесләр үткәрү өчен вакыт җитмәү, өлгереп булмау, дип аңлатылган. Бәлки, бераз ял итеп, көч туплап, энергия җыйгач, кабаттан әйләнеп кайтыр, яңа тапшыру башлап җибәрер әле, дип өметләнеп калабыз.
Фото: http://vk.com/wall-1777?own=1&offset=4560

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250