Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Башваткыч»та Максимны күрдегезме?!

Мин үзем авылда яшәүчеләрнең һәр уңышы өчен шатланам, яңарткан каралты-куралары өчен куанам, гаиләләрендә матур вакыйгалар булса сөенәм. Әле февраль аенда "Башваткыч" тапшыруында Чепья егете Максимов Максим уйнагач та ничек кенә сорашырга, ничек кенә күрешергә икән бу гаилә белән дип уйлап йөрдем.

Егетнең үзен "тотып" булмавы көн кебек ачык - атна буе укуда, кайткач гаиләсе, кичен дуслары янында. Ничек итсәм-иттем, әнисен килештердем. 16 февральдәге тапшыруны бересе көнне төшергәннәр икән. Тапшыруны нәкъ 3 сәгать төшерәләр, ничек кул чабарга, ничек утырырга, кайчан экранга, кайчан режиссерга, кайчан камерага карарга икәнлеген өйрәткәннәр, аңлатканнар. Зөлфәтнең бик ачык, бик күңелле сөйләшүе уйнаучыларның дулкынлануын киметкән.
Әтнә авыл хуҗалыгы колледжының механика бүлеген тәмамларга җыенучы Максим күп балалы гаиләдә үскән егет. Аның 4 туганы бар, Абыйсы Артем Чаллыда өйләнеп, 1 бала үстерә, апасы Света да шунда кияүдә, 2 бала үстерә, аннан соңгы апасы Люба үзебездә "Факел"да тренер, кияүдә, Марияләре вафат.
Максим кечкенәдән көрәшче булырга хыялланып үскән малай. Бүген ул яшьтәшләре арасында билгеле танылган көрәшче, күп санлы кубок-медальләре шул хакта сөйли. Телгә осталыгы уенда да ачык күренде, теттереп марича биюе белән күпләрне шаккаттырды. "Башваткыч"та катнашам, барырга кирәк дигәч тә, әти-әнисе күтәреп алган, бүләк алып бару мәҗбүри булмаса да, анысын да хәстәрләгәннәр. Үзләренә бик ошаган, куанышып кайтканнар. Тапшыруны телевидениедән күрсәткәннән соң урамда бик күп танышлар да, таныш булмаганнар да сөенечләрен уртаклашканнар, телефоннан да туганнары, дуслары бөтен Татарстаннан шалтыратканнар. Бу тапшыруны 3 тапкыр карадык дип, Максимовлар гаиләсе уллары белән горурлануларын яшермиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250