Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Бөек рус сәяхәтчеләре”-“Великие русские путешественники” - Балтачта

Хөрмәтле китап укучыбыз! Әгәр Сине рус сәяхәтчеләренең зур географик ачыш тарихлары, бөек сәяхәтчеләрнең шушы ачышларны ясаганда күрсәткән батырлыклары кызыксындыра икән, ул вакытта Балтач үзәк балалар китапханәсенә кайткан 17 исемдәге “Бөек рус сәяхәтчеләре”-“Великие русские путешественники” сериясенә кергән китаплар нәкъ синең өчен.

Китаплар аша М.П. Лазарев, В.К.Арсеньев, Ф.П. Литке кебек атаклы сәяхәтчеләр белән бергә, китап укучылар өчен моңарчы күләгәдә калып килгән А.В. Елисеев,Ч.Ч. Валиханов, М.В. Певцов, И.В. Мушкетов һ.б. сәяхәтчеләрнең Төрекстан, Үзәк Азия, Кече Азия, Палестина, Гавай утраулары, Антрактида, Тибетка һәм башка бик күп ачышлар белән танышып, мәктәп программасын үзләштерүгә файдалы мәгълүмат туплый алырсың.
Китапханәнең эш сәгатьләре иртәнге 8дән кичке 18.00 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне иртәнге 9 дан 16.00 сәгатькә кадәр. Яшь китап укучыбыз! Сине әти-әниләрең, әби-бабайларың белән китапханәбездә көтеп калабыз.

Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә