Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Белми калма! Балтачта кабат Сабантуй була (+фото)

Монысы тагын нәрсә дияргә ашыкмагыз. Әйе, нәкъ тә Сабан туе булачак. Чып-чыны.

Төзүчеләр микрорайонында ел да узучы балалар Сабан туе кунакларны 14 июнь 17.00 сәгатьтә кабат үзенә дәшә.

Сабантуйга әзерлек гадәттәгечә әрәпә җыюдан башланды. Кичә  "Факел"лылар  СМУ мәйданчыгында үткәреләсе Сабан туе өчен милли киемнәрдән, бөтен кагыйдәләргә туры китереп, Төзүчеләр микрорайоныннан әрәпә җыйды. Клуб җитәкчесе Азат Зәкиевның моңлы итеп гармунда уйнап җыр сузуы, кызларның биеп-җырлап, халык белән күңел ачулары, балаларның һәр йортка кереп, әрәпә җыюын һәркем сокланып күзәтте. Башкасын әйтмим, хәтта атка да түбәтәй кидергәннәр иде. Тукай әйткәнчә, чын безнеңчә иде.

"Сокланырлык, башкаларга үрнәк итеп куярлык. Кечкенә генә коллектив булуына карамастан, яшүсмерләр клубы саналса да, СМУ халкына игелекле хезмәт күрсәтәләр. Олысын да, кечесен дә һәрчак куандырып торалар. Ихластан рәхмәт аларга. Эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тигезлек, үзләренә сәламәтлек телибез", дип изге теләкләрен ирештерде микрорайон халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев