Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Белми калма! Казанда 13нче тапкыр «Музейлар төне» узачак

«Музейлар төне» – Халыкара музейлар көненә багышланган акция ел саен традицион рәвештә үткәрелә

Быел акция Россиядә 13 нче тапкыр уздырыла. Акциянең темасы – «Элементлар», ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган. Татарстан Республикасы Милли музее «Музейда бер төн» акциясен Татарстанда беренчеләрдән уздыра башлады, хәзер аңа республиканың башка музейлары да кушылды.

Акция 18 майда сәгать көндезге 10.00нанн 19 майда сәгать төнге 3 кә кадәр узачак. Флеш-моблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар, реконструкцияләр һәм башка бик күп чаралар музей залларында, музей ишегалдында узачак.

1 Май мәйданында «Гасырлар мирасы» исемле халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе, шәһәребезнең иң яхшы музыка һәм хореография коллективларының «музей СОЛ-ЛЯ-нка» концерт программасы һәм «Рок-session»рок-концерты узачак. 17.00 сәгатьтә «химикатлар» фокуслары исемле фәнни шоу булачак. Кичке «музей төне» программасын «Рок-session» программасы – Казан коллективларының рок-концерты бизәячәк, электрон музыка концерты белән акция тәмамлана.

12.00 сәгатьтә программаны «Шүркә музейга дәшә» дигән чара ачачак, анда Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән очрашу булачак. Яшь китап сөючеләр кунак белән аралаша һәм татар телендә шигырьләр укый алачаклар.

13.00 сәгатьтә химик элементларга һәм Д.И.Менделеевка багышланган «Элементарно, химия...» фәнни-популяр лекциясенә чакырабыз.

14.00 сәгатьтән Казан шәһәре музыкаль коллективларының «Музыкаль палитра» концерт программасы башлана.  

Театр елы кысаларында көн дәвамында музей кинотеатры эшләячәк, анда легендар спектакльләр күрсәтеләчәк.

15.00 сәгатьтә театр һәм музыка сәнгате объектлары буенча «Театраль-музыкаль Казан» автобус экскурсиясенә кушылырга мөмкин. «Лориэн» халык музыка яшьләр театры «Җәннәткә юл» спектаклен күрсәтәчәк.

21.00 сәгатьтә «Океан кайтавазы» музыкаль перфомансы узачак, анда Hand Pan музыка инструменты белән танышырга мөмкин. Шулай ук «Анна Каренина» романының иммерсив спектакль актерлары белән интерактив укулар узачак.

Кичке программаның төп вакыйгасы – «Кунак сарае серләре» иммерсив квест-уены булачак.

Көн дәвамында төрле мастер-класслар узачак. Кунаклар чүлмәк ясау сәнгатенә өйрәнә, «верховая набойки» техникасында тукымаларны бизәргә, татар бизәкләре һәм сәйлән үрү ясау буенча остаханәләрдә катнашып, кул эшләренә өйрәнә алачаклар.

Музей ишегалдында 18.00 сәгатьтә Севастополь һәм Кырым азат ителүнең 75 еллыгына багышланган реконструкция узачак. Дәхи Сапун тавы штурмы алдыннан, Җиңүгә бер ел кала Кызыл Армия разведкасы хәлиткеч штурмга әзерлек алып бара, сугыш разведкасы үткәрелә, һөҗүм өчен уңайлы плацдармнар басып алына.   

ПРОГРАММА

1 Май мәйданында:   11.00 – «Гасырлар авазы» – Халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе  

12.00 – «Музейлар төне - 2019» акциясен тантаналы ачу

 12.30 – «Музей СОЛЬ-ЛЯ-нкасы» – концерт программасы  

17.00 – «ХимиКатлар» – фокуслар белән фәнни тамаша  

19.00 – «Рок-session» – Казан коллективлары рок-концерты

 24.00 – «Электрон музыка кичәсе»

Музей залларында:   12.00 – «Шуркә музейга дәшә» – «Салават-купере» журналы белән берлектә  

13.00 – «Гади химия…» – Д.И. Менделеев тормышыннан кызыклы фактлар   14.00 – «Музыкаль төркемнәр» – Казан коллективлары чыгышы  

16.00 – «Йөз адым артка» – квест-уен  

17.00 – «Алтын хәзинә серләре» – интеллектуал-дидактик уен  

19.00 – «Ил терәге - икмәк» - интерактив музей квесты   22.00 – «Кунаклар сарае серләре» – иммерсив шоу 

Көн дәвамында:   «Галәм серләре» – «Лабораториум» фәнни паркыннан тамаша, «Ятып караучылар кинотеатры», «Татарстан – уртак йортыбыз» интерактив балалар мәйданчыгы, планетарий, сувенир кибете, «Алтын традицияләр» кондитер   фабрикасыннан чәк-чәк һәм кош теле, контактлы зоопарк, иҗади «Һөнәрчеләр шәһәре», татарча чәй эчү.  

Музей ишегалдында:   18.00 – «Җиңүгә бер ел кала. Сапун-тауны штурмлау алдыннан» – Севастополь һәм Кырымны азат итүгә 75 ел. (Реконструкция).   15.00 сәгатьтә кунакларга «Театраль-музыкаль Казан» автобус туры тәкъдим итәбез. Төркемнәр җыелу – Татарстан Республикасы Милли музеенда   Музейга керү бушлай!   Рәхим итегез!   Безнең адрес: Казан шәһәре, Кремль урамы, 2-нче йорт   Белешмәләр өчен.:+7 (843) 292-89-84   

http://Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25328 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев