Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Белми калма! "Моң кайтавазы"кабат берләштерә!

Хәтерләсәгез, узган елның февраль аенда Актанышта зурлап якташыбыз Эльвира Ибраһимова исемендәге "Моң кайтавазы" нәфис сүз сөйләүчеләр конкурсы уздырганнар иде.

2019 елның 26 гыйнвар көнендә Актанышның “Яшьлек” кинотеатрында  кабаттан “Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимовның якты истәлегенә багышлап “Моң кайтавазы” шигырь бәйгесе оештырыла.
Конкурста теләгән һәр кеше катнаша кала. Мәртәбәле жюри катнашучыларның чыгышын  мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф, 5-8 сыйныф, 9-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр яшь категорияләренә бүлеп бәяләячәк.
Бәйге Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган әсәрне сөйләү (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша таба аласыз), татар телендә башка әсәрләрне башкару, видеоязма (видеоязма Актаныш төбәгеннән ераграк урнашкан районнар өчен) номинацияләре буенча үткәрелә. Язмаларыгызны kaitavaz@yandex.ru электрон адресына җибәрү сорала).
Конкурста катнашу өчен гаризаларны kaitavaz@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Гаризада түбәндә бирелгән формада тутырыла һәм 15 гыйнварга кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 89520448483.E-mail: kaitavaz@yandex.ru.

Эльвирабызны яратучыларны, аның иҗатын тирән хөрмәт итүчеләрне, гомумән, шигырь сөюче дусларны бәйгедә катнашырга чакырып калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев