Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Белми калмагыз! 4 көн вакыт калды

Тиздән Актанышта икенче мәртәбә зурлап якташыбыз Эльвира Ибраһимова исемендәге "Моң кайтавазы" нәфис сүз сөйләүчеләр конкурсы уздырачаклар.

26 гыйнвар көнне Актанышның “Яшьлек” кинотеатрында кабаттан “Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимовның якты истәлегенә багышлап “Моң кайтавазы” шигырь бәйгесе оештырыла.

Конкурста теләгән һәр кеше катнаша кала. Мәртәбәле жюри катнашучыларның чыгышын мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф, 5-8 сыйныф, 9-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр яшь категорияләренә бүлеп бәяләячәк.

Бәйге Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган әсәрне сөйләү (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша таба аласыз), татар телендә башка әсәрләрне башкару, видеоязма (видеоязма Актаныш төбәгеннән ераграк урнашкан районнар өчен) номинацияләре буенча үткәрелә. Язмаларыгызны kaitavaz@yandex.ru электрон адресына җибәрү сорала).

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 15 гыйнварга кадәр kaitavaz@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 89520448483. E-mail: kaitavaz@yandex.ru.

Эльвирабызны яратучыларны, аның иҗатын тирән хөрмәт итүчеләрне, гомумән, шигырь сөюче дусларны бәйгедә катнашырга чакырып калабыз.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвира Ибраһимова