Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Белми калмагыз, «Хезмәт» белән «Факел» клубы үткәргән бәйгедә катнашыгыз

«Факел» клубы «Хезмәт» газетасы белән берлектә “Талантлар буыны” дигән иҗади конкурс оештыра.

Безнең районыбызда җырлаучы, биюче, музыкаль уен коралларында уйнаучы, шигырьләр, әдәби әсәрләр язучы, кул эшләре белән мавыгып, искиткеч сәнгать әсәрләре иҗат итүче кешеләр бихисап күп. Шуларны халыкка таныту максатыннан, «Факел» клубы «Хезмәт» газетасы белән берлектә “Талантлар буыны” дигән иҗади конкурс оештыра.

Талантларны вокал, хореография, музыка уен кораллары, сәнгатьле уку, оригиналь жанр номинацияләре буенча аерым ачыклаячакбыз. Заявкалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Сайлап алу концерты 17 ноябрьдә «Факел» клубында үтәчәк.

“Факел” клубының адресы: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 154/1, телефон: 2-43-77, электрон адрес: мmbufakel-2012@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Талантлар буыны” бәйге