Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер елдан соң кабат очраштылар. Кемнәр дисезме?

24 февраль көнне Дорга авыл мәдәният йортында Сырья, Кургем, Кускем, Дорга авылларында яшәүчеләр белән иҗади очрашу булып узды.

Бер ел элек кебек үк, очрашу шушы авылларда яшәүчеләрнең күпмилләтле мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышланган иде: Дорга һәм Сырья авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре башкаруында татар, удмурт, мари җырлары һәм биюләре башкарылды.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Алексеевның автор җырлары, Полина Поликарпованың шигырьләре яңгырады. Маэстро Николай Плотников скрипкада борынгы удмурт көйләрен яңгыратты.

Ветераннар өчен очрашу «Балкыш» район конкурсы алдыннан үзенә күрә генераль репетиция булды. Шакаев Герман Иванович халык биюләрендә үз осталыкларын күрсәтте, аңа кушылып керәшен, татар, мари һәм удмурт әбиләре дә биеде. Бәйрәм өстәле артында күңелле җырлар яңгырады. Ә өстәлләр милли ашлардан сыгылып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев