Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер елмайса елмая бит ул бәхет!..

Мәскәү вәкилләре дә балаларыбыз башкарган биюләргә таң калганнар....

“Безнең нәни йолдызчыкларыбызга башкалабыз Казанда  Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чыгыш ясау бәхете насыйп булды”,  дип хәбәр иттеләр безгә район Сәнгать мәктәбеннән.

«Восторг» бию коллективы (җитәкчеләре  Л.А. Дәүләтшина, Васинкин Э.Г.,  Хәбибуллина Н.Ф., Йосыпова А.Р.)  «Мix style»  театрының  сәнгать җитәкчесе Амонов Кобил Савуровичның  юбилей концертына чакырулы иде. Менә 10 ел инде районның Сәнгать мәктәбе  режиссер, хореограф-сәхнәгә куючы,  Бөтенрәсәй һәм халыкара фестиваль- конкурслар лауреаты, Гран-при иясе Амонов К.С. белән хезмәттәшлек итә.  Әлеге концертта «Восторг» бию төркеме көчле алкышлар астында «Весеннее пробуждение» дигән рус һәм  «Афсунагинам»дигән үзбәк биюе башкарган. Яшь йолдызчыкларыбыз В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының  дипломына һәм татлы тортка лаек булган.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге дәрәҗәле концертта Мәскәү вәкилләре дә катнашкан һәм алар балаларыбызның гаҗәеп зур осталык белән башкарган биюләренә таң калганнар. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бию