Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бертуган Халисә һәм Салиха апаларның матур җырларын тын да алмыйча тыңладылар.

Мондый бәйрәм мизгелләре тиз генә онытылмас әле.

Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан,рухка ниндидер көтелмәгән куанычлар иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман... Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?!

Борнак авылы китапханәсендә “Илаһи, күркәм затлар” исемле кичә 8 март бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көненә карата үткәрелде. Чарада иң күп китап укучылар, әдәбият сөючеләр катнашты. Матур шигырьләр, җырлар яңгырады. Чулпан Гыйләҗетдинованың үзе язган “Ятим бала” шигырен шушы бәйрәмгә килүчеләр бик җылы кабул иттеләр. Бертуган Халисә һәм Салиха апаларның матур җырларын тын да алмыйча тыңладылар.

Барысы да үзләренең 8 март котлауларын бүләк иттеләр. Китапханәдә уздырылган бәйрәм кичәсен гүзәл затларыбыз бик ошаттылар. Яз бәйрәменә карата оештырылган кичә һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды. Кичәбездә катнашкан гүзәл затларыбыз өй мәшәкатьләреннән арынып, түгәрәк табын янында рәхәтләнеп ял иттеләр. Мондый бәйрәм мизгелләре тиз генә онытылмас әле.

Лилия ХӘБИБУЛЛИНА,

китапханә мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм