Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Без бердәм чылбыр”

28 июньнән 1 июльгә кадәр Кече Лызи мәктәбе базасында удмурт яшьләренең “БиГерд” – Без бердәм чылбыр” дигән төбәкара форумы үтте.

Форумда Татарстаннан, Удмуртиядән, Марий Элдан барлыгы 70 яшь кеше катнашты, бу узган елга караганда 2 мәртәбәгә артык. Катнашучыларның берсе – Жофи Сираки – Венгрия вәкиле, Удмурт дәүләт университетында венгр теле укыта.

Оештыручылар әйткәнчә, әлеге форумның максаты – удмурт яшьләрен удмурт халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын популярлаштыруга, телен, мәдәниятен саклауга, үстерүгә юнәлтү. Форум актив яшьләр арасында әйдаманнарны ачыкларга мөмкинлек бирде, удмурт кызларына-егетләренә аралашу мәйданчыгы тудырды. Биредә дүрт юнәлештә мәйданчык эшләде – иҗади, спорт, этноблогинг (биредә яшьләр интернет ресурсларга мәгълүматлар әзерләргә һәм куярга өйрәнде) һәм дизайн (милли бизәкләргә өстенлек бирелде, яшьләр тактага удмурт бизәкләре төшереп кисте). Форумда катнашучы яшьләр Гырон быдтон бәйрәмендә милли киемнән флешмоб күрсәтте. Дүрт көнлек форум бик күп тәэсирләр калдырды, иң мөһиме – яңа дуслар табылды.

Рәсемдә: форум эшеннән мизгелләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БиГерд