Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без дә котлыйбызмы?

Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Аязның биюдәге уңышлары белән уртаклашкан.

«Аяз улым белән Җәмиләнең чираттагы чемпионатлары узды. Аяз, һәрвакыттагыча, әлеге бәйгегә бирелеп китеп, бөтен көчен куеп әзерләнде.

Без аның белән горурлануыбызны, соклануыбызны гел әйтеп килсәк тә, кайвакыт карап-карап торабыз да, аның безгә дә үрнәк икәнен аңлыйбыз. Аңардагы дисциплина, төгәллек әнисе белән мине сокландыра.

Тырышлыгы да юкка түгел. Алар Русия чемпионатына юллама алды. Димәк, Русия турнирында кабат очрашачакбыз», — дип, улы белән горурлануын белдергән җырчы.

Дуслары аларны ихлас күңелдән котлый, матур теләкләрен юллый, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев