Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без гади булып калдык

Без гади булып калдык

Гади тормышта яшәдек,
Гади тормышта яндык.
Шуңа курә бу тормышта,
Без гади булып калдык.

Югалмаган өчен бу дөньяда
Әнкәйләргә килә рәхмәт диясе.
Бирешмәдек язмыш жилләренә
Ни дисәң дә , әнкәйләр тәрбиясе.

Сынады ла язмыш, әй, сынады...
Сыналдык, сынатмадык.
Тормыш юлы булды сикәлтәле,
Без барыбер югалмадык.

Ходаема чиксез рәхмәтле мин
Шөкерана кылам тормышка.
Үз-үземне югалтмасам иде,
Сылтап барын, ачы язмышка.

Сәлимә Габделхакова,
Яңгул авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь