Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Без Сездән рухи яктан баеп, хисләнеп кайттык!”, ди Резеда Сәләхова (+фото)

Кичә Муса Җәлил премиясе лауреатлары – Тинчурин театры актерлары Резеда Сәләхова белән Артем Пискунов Карадуганда кунакта булып китте.

Карадуганда булганнан соң Резеда Сәләхова социаль челтәрдәге шәхси битендә менә нәрсәләр язган.

“Исәнмесез, дусларым!!! Яңа дусларым, Сезне дә үз сәхифәмдә сәламләвемә бик шатмын! Балтач кызлары-егетләре һәм укытучылары, бу пост Сезгә багышлана!

Бүген Артем белән Балтач районы Карадуган авылында (аны авыл дип булмый да, бик зур ул, мәктәптә 170ләп бала укый) искиткеч рәхәт, җанлы очрашуда булып кайттык. Башта Карадуганның "Себер тракты" музеенда (музейның зур бел өлеше Муса Җәлилгә багышланган) 4 укучыны "Кызыл ромашка" штабына кабул итү тантанасында катнаштык. Балаларның тантаналы рәвештә ант бирүләре, Җәлил шигырьләрен укулары, Муса абыйлары турында сөйләп, безгә экскурсия үткәрүләре - күңелдә җылы бер хатирә булып сакланачак.

Аннан соң мәктәптә очрашу башланып китте. Укучылар безне Хәй Вахитның "Кияүләр" комедиясеннән өзек белән куандырдылар!!! Ә без үз чиратыбызда шигырьләр, җырлар, өзекләр, тренинглар, хатирәләр, истәлекләр белән уртаклаштык.

Хөрмәтле Карадуган мәктәбе укучылары, укытучылары һәм музей хезмәткәрләре, Сезгә кунакчыл булуыгыз, ихлас, нурлы йөзләрегез, кызыклы сорауларыгыз, бүләкләрегез, тырышлыгыгыз, иҗатны яратуыгыз өчен БИК ЗУР РӘХМӘТ! Без бүген Сездән рухи яктан баеп, хисләнеп кайттык! Тинчурин театрында очрашканга кадәр!”

Чарадан тулы фоторепортажны фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил