Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без Тукайлы халык, бөек халык

Быел татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел.

Шул уңайдан, Балтач янә милләтебезнең танылган язучыларын гармун моңнары, татлы чәк-чәк белән районыбыз чигендә каршылады. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин кунакларны һәрвакыттагыча ягымлы йөз-такта чәй белән көтеп алды, талант ияләре белән озак кына гәп корды. Каләм ияләре арасында олуг хөрмәткә лаек татар зыялыларын күрү зур куаныч — быел Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал җитәкчелегендә язучы-шагыйрьләр арасында Галимҗан Гыйльманов, Рифә Рахман, Алмаз Хәмзин, Газинур Морат, Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова, Гүзәл Әдһәм янәшәсендә Рабит Батулланы күрүебезгә дә шатбыз. Соңыннан Рабит абый яшь буын тулы зал алдында «Тукай белән Пушкинны чагыштырырга ярамый, Пушкин аристократ ул, ә Тукай гади, әмма егерме җиде ел кыска гомере эчендә милләтебез өчен тырышкан бөек кеше, Исхакый белән Толстойны чагыштырырга кирәкми, Толстой ул — граф, ә Исхакый милләтебез азатлыгы өчен төрмәдән-төрмәгә йөргән...», дип, шәхесләребезнең бөеклеген янәдән искәртәчәк әле. 

Сосна Пүчинкәсе авылында Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен зыярат кылып, догалар укыганнан соң, язучыларыбыз төркемнәргә бүленеп, Балтач урта мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Субаш мәктәбендә оештырылган очрашуларда катнашты. Аннан район мәдәният үзәгендә «Тукай, Тукай, синең моңны тыңлый туган халкым бүген дә ...» дигән тематик кичә булды. Башкалабыздан килгән кунаклар белән бергә янәшә районыбызның талантлы каләм әһелләре Алмаз Әхмәтгалиев, Рәҗәп Бәдретдинов, Зөһрә Рамазанова һәм дә мәшһүр шәхесләребез Фәридә Шакирова, Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның булуы да күңелләрне рухландыра. Алмаз белән Рәҗәп Татарстан Язучылар берлегенә кандидат та булып торалар әле, Алла боерса, вәкил булырга да күп калмагандыр.

— Тукайны искә алып, әнисенең каберен зыярат кылып кайткач, җанны бераз моңсулык биләп алган иде, — ди Гарифҗан ага. — Әмма менә Балтач гимназиясенә килеп кергәч, актлар залы тулы укучыларның безне шат йөз белән каршы алуларын күргәч һәм дә Тукай шигырьләрен укучылар башкаруында ишеткәч, милли җырларыбызны, биюләребезне карагач, шагыйрь турында кызыклы фактларны янә искә төшергәч, күңелгә рәхәт булып китте. Менә шушылай Тукайны белик, онытмыйк, кадерләп яшик, балалар, рәхмәт сезгә.

Алмаз абый Хәмзин очрашуларны күңелле җырлары белән бизәде. Гәүһәр Хәсәнова хәләл хезмәте кергән китапларын тапшырды, Балтач гимназиясе китапханәсе хәзер төрекчә публикациягә, энциклопедиягә баеды, әдибә үзенең шәхси китапханәсеннән дә затлы китабын бүләк итеп калдырды.

Шигърият сөюче, туган җире өчен җан атып яшәүчеләр өчен матур көн булды бу, икешәр тапкыр аягурә басып туган тел гимны гына башкарылды. Шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Барысы да Тукай рухын мәңгеләштерүдә үзеннән зур өлеш керткән Балтач халкына рәхмәтен белдерде, яшь буынга милләтебезнең бөеклеген сеңдерде. Район үзәк китапханәсе мөдире Резеда Зарипова елдагыча Тукай шигырьләрен укуда призлы урыннар алган укучыларыбызны бүләкләп, районда иң күп китап укучы Субаштан Әсхәтовлар гаиләсен (быел Гаилә елы да бит әле) игълан итеп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Җыр да, бию дә, шагыйрьнең балачак хатирәләренә бәйле театраль күренеш тә кергән искә алу чарасыннан таралышканда колакта кабаттан Рабит Батулланың сүзләре яңгырагандай булды: «Тукай кем ул дип сорасалар, Пушкин кебек бөек шагыйрь генә димәгез, Габдулла Тукай ул — татар халкының бөек шагыйре, милләтебезнең горурлыгы дияргә кирәк». Ятлап куйсаң да урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай