Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безгә кем килде? Күрегез, таныш булыгыз!

Карадуган кызы, журналист һөнәре үзләштерүче, беренче курсны тәмамлаган Миләүшә Гафурова, редакция бусагасын атлауга, ниндидер серлелек барлыкка килде. Беренче карашка аз сүзле, үтә тыйнак кызыбызны моңа кадәр бөтенләй белми идек.

Елның шушы вакыты җитсә, ел саен редакциябез белән практикага кайтучы булмасмы икән дип көтә башлыйбыз. Бердән, үзебезгә дәвамчылар булу сөендерсә, икенчедән, булышучы артса, төп сәбәп барыбер боларда гына түгел. Практикант кызларыбыз (кызганычка, кызларыбыз) белән ел саен ниндидиер яңалык, үзгәлек, яшьләрчә активлык, позитив, уңай энергетика килә. Яңа сулыш бөркелгәндәй була. Быел да шулай булды. Карадуган кызы, журналист һөнәре үзләштерүче, беренче курсны тәмамлаган Миләүшә Гафурова, редакция бусагасын атлауга, ниндидер серлелек барлыкка килде. Беренче карашка аз сүзле, үтә тыйнак кызыбызны моңа кадәр бөтенләй белми идек. Үзе дә чәчрәп чыгып, үзе турында сөйләргә атлыгып тормый, без дә сорауларны киләчәккә калдырдык. Әмма Миләүшәнең беренче язмасы ук серлелек пәрдәсен күтәрә төште кебек: аның фикерле, шактый йөгерек, матур тел белән язылган язмасына бертавыштан "шәп" билгесе куйдык. Аны укыгач та, хезмәттәшләргә: "Шигырь язып йөри торган кызга охшаган ул", - дидем. Тәки дөрескә чыкты. Берничә көн үтүгә, "Сөембикә"дә, "Мәдәни җомга"да аның турында матур, җылы фикерләр бирелүен, шигырьләре басылуын очраклы гына белдем. Шигырьләре дә матур, үзенчәлекле, серле. Сез дә укып карагыз әле!

 

Бар зиһенем синсез эри һәм таркала.
Нигә шулай үзгәртә соң шыксыз кала?
Оныта дип юкка һаман үпкәлисең.
Бу шәһәрдә минем атым - синең исем.

Синдә аһәң, чиксез сөю, төпсез галәм..
Синсезлектән коткаралмый илаһ каләм!
Мохтаҗтыктан үзем дә син булам кебек -
Дөньяма син иң кадерле изге кендек.

Минем күңел - синең табигатең гөле.
Без бер гәүдә: шундый бердәм, шундый төрле.
Иң ихлас һәм көр җырларым синдә туган.
Мәңге тугры газиз аулым, Карадуган!
13 декабрь, 2017

КЕМ ГЕНӘ БУЛСАҢ ДА
Кем генә булсаң да, син ул син.
Һәм сиңа бар гамәл килешә.
Идеал - ул ялган. Син күркәм
Мактанчык һәм ялкау килеш тә.

Кем генә булсаң да, син - шәхес.
Ни генә кылсаң да - ихтыяр.
Тик сакла күңелең, хак юлны
Аннан да яхшырак кем тояр?

Кем генә булсаң да, син ул син,
һәм синең ялгышка бар хакың.
Гөнаһсыз кешеләр никтер чит,
Хатасын таныган – иң якын.

Кем генә булсаң да, син ул син,
Һәм сине кабатлар юк кеше.
Күңелгә салынган сәләтне
Һөнәр ит. Бу синең төп эшең.

Кем генә булсаң да, син ул син,
Һәм сине бу дөнья ярата.
Үзгәртми кешене һичкайчан
Кием дә, кершән дә, тарак та.

Кем генә булсаң да, син – кеше.
Бул көчле, тик булма бәдбәхет.
Мәгънәле яшә һәр көнеңне.
Ә җирдә төп мәгънә – ул бәхет!
2 сентябрь 2017


УНҖИДЕ
Һәр көн - кояш, һәр кич аяз, һәр төш төсле.
Иптәш тә күп. Ялгыз алма гел биш төсле.

Тормыш серле, бишек-гүрле, гел ярдәмле.
Кайгы, ару, яра кайчак ифрат тәмле.

Вакыт диңгез сыман бетмәс, гел бар кебек,
Дөнья йә чикләрсез кебек, йә тар кебек.

Йөрәк ярсу. Җил өрсә дә каннар кыза.
Яшәү авыр, ләкин рәхәт бер могҗиза.

Бар(ы)сын күреп, һәрнәрсәгә сөенәсе:
Күңел - сабый, холык - җиңел, иң иләсе.

Күңел сабый һәм аксакал, кояш һәм төн,
Гаҗәп кире: ялкынсыз да чыга төтен.

Күңел - утта, йөрәк - утта, акыл - утта...
Иҗат, көрәш, белем эстәү - йокы юк та.

Ният гаҗәеп садә дә, бик җитди дә...
Гомернең иң җылы язы - унҗидедә.
17 апрель, 2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш