Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Безгә теләктәшлек күрсәтүче, үзе дә китап чире белән «чирләүче» бер җитәкче кирәк!»

#Әдәбимарафонның чираттагысы тәмам. Финалистлар исемлегендә мин дә бар!

Кечкенә генә Көшкәтбаш авылыннан #Әдәбимарафонда биш кеше катнашканбыз!

Әйе, күңел кушканга эшләнгән эш бу... Әдәбиятыбыз, телебез хакына башкарылган хезмәт. Җанга рухи азык, челтәргә күпме татарча мәгънәле сүзләр элдек. Башка милләтләр белән беррәттән челтәрдән хәзер татар язучыларының да исемнәрен табарга, әсәрләрен укырга була. Ничәмә- ничә китап сөюче кешеләр киләчәктә укыр өчен китаплар күзләп куйгандыр. Үзем дә берсенә чиратка язылдым. Ишетәсезме, чиратка! Әйе, татар китабын хәзер дә көтеп алып, чиратлап укыйлар.

Исемлекне күзләп чыктым да, беренчедән, сөендем, бу юлы шактый артканбыз. Икенчедән, күптән инде көенәм... Ни өченме? Менә шушы әдәби марафончыларны "җитәкләп", теләктәш булып, үзе дә китап чире белән "чирләүче" бер җитәкче кирәк! Без бит өстәгеләргә карап, аларны тыңлап һәм санлап яшәргә өйрәнгән халык.

Кемдер бу фикерем белән килешмәс тә бәлки... Әмма, бу минем фикер.

Әдәби марафон бик күп кенә язучыларны да челтәргә тоташтырган проект. Ничек инде син язганнарны укыган халыктан ерак торып булсын. Шушы марафон аркасында язучы, шагыйрьләрне без йөзгә таный башладык, исемнәре телебезгә керде.
Кемдер юк кына эшкә санаган шушы #әдәбимарафонга катнаша алганыма бик нык сөенәм мин. Башкаларның язмаларын да күзәтеп барам. Аннары китапханәгә китәм... Бер генә көнемнең дә китапсыз үткәне юк, шөкер...

Без, без без идек... Бу юлы утыз өч булганбыз... Безне котлый аласыз!

Лилия Гарифуллина 

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марафон #әдәбимарафон