Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Безнең авылда матур итеп эшли дә, ял итә дә беләләр"

Үзем тумышым белән Түбән Сәрдектән булгангамы авылым бик якын миңа. Халкының гади, тырыш, ярдәмчел булуы да сокландыра.

Авыл хезмәтчәннәре тир түгеп эшли дә, ял да итә беләләр. Авылыбыз кечкенә булуына карамастан, мәдәният йорты гөрләп эшли. Һәр бәйрәм күтәренке рухта, матур, күңелле концерт, КВН я конкурс формасында билгеләп үтелә.

Ел саен оештырылган спектальләр, күңел ачу чаралары мәдәният йорты җитәкчесе Низамова Рәйхана Рәхимҗан кызының тынгысыз эзләнүләре, йокысыз төннәре, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Район, республика, шулай ук төбәкара конкурсларда да актив, уңышлы катнашып киләләр.

Үсеп килүче яшь буын белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Алар өчен интеллектуаль күңел ачу чаралары, җыр һәм бию түгәрәкләре үткәрелә.

Киләчәктә дә гел шулай яңалыкка омтылып, авылыбыз халкының сәнгатькә булган кызыксынуын сүндермичә, үсеп килүче яшь буынның сәләтен тагын да камилләштереп, сөенеп, шатланып, хезмәтегездән ямь табып эшләргә, яшәргә язсын. Авылыбызда көй, моң тынмаса, халык бердәм булса киләчәге өметле булыр дигән теләктә, иҗат чишмәгез саекмавын теләп, авылдашлар исеменнән Гөлназ Закирова.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял концерты