Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең дуслык

Безнең Чепья урта мәктәбе күпмилләтле мәктәп буларак, тирә-ягыбызда дан тотып яши.

Удмурт, татар, мари, рус һәм башка милләт балалары дус, тату, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр, укыйлар. Туган телләр көнен бергәләшеп үткәрәбез. Быел төрле милләт халкының орнаментларыннан, милли ризыклардан күргәзмәләр оештырдык. Безнең Туган телләр берләшмәсе - татар, мари, удмурт телләре укытучыларын берләштерә. Татар теле укытучылары: Илдария Сөләйманова, Гөлназ Минһаҗева, Алисә Зарипова, Ләлә Зиатдинова; удмурт теле укытучылары: Ираида Чернова, Елена Раимова; мари теле укытучысы: Ираида Васинкина бәйрәмнәрне үткәрүдә зур тырышлык куя. Милли уеннарыбызга игътибарыбыз зур. Тәнәфес вакытларында матур, дәртле милли көйләрдән мәктәбебез гөрләп тора. Безнең дуслык гасырлар буена үзенең дәрәҗәсен югалтмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250