Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Безнең Гүзәлия булдыра!"

Күптән түгел Чапшарда урам бәйрәме узды. Шул уңайдан Зөлфәт Хәйруллиннан рәхмәт әйтеп язылган хат кабул иттек. Сез дә укып карагыз әле

Бу Гүзәлияне әйтәм әле, каян әдрисен тапкан икән, әкият герое Емельяны яраткан миче белән Чапшарга кунакка чакырган икән. Әле тәм- том белән сыйлап, Емельяның үзен дә коймак пешерергә өйрәтеп җибәргән, ди. Емелья Гүзәлиягә күп рәхмәтләр әйткән, инде мине күптән онытканнар иде, зур рәхмәт сиңа, исеңә төшергән өчен. Чапшарны бик ошаттым, кешеләре ачык күңелле, бик кунакчыллар икән дип, бик мактап та киткән, ди.
Безнең Гүзәлиябез шундый шул ул, кулыннан килмәгән эше юк, бәлки әле Пугачевасы белә Галкинны чакырыр ә! Белеп булмый, Емельяны эзләп тапканны гына моны да эшли инде ул, шулай бит!
Чапшарда бер әби (исемен әйтмәскә кушты!) ишек алдына чыкса, караса, яхшы атта тарантаска утырып, бер ниндидер зур түрә килгәнен күрә. Башы әйләнеп китә дә, бу куркынып, элеккеге вакыт исенә төшеп, тиз генә Чапшарларга хәбәр итә! Инде кәнсәләр дә юк, нәрсә кирәк икән моңа, дип уйлый әби. Барып карасалар, түрә дигәнебез авылыбызның шәп егете Мансур Сәләхов әкияти соклангыч матур аты белән авылдашларының күңелен күтәреп авыл урамыннан бара икән?!
Әйе, Мансур Мәүлетдин улы инде менә күп еллар буена авылыбызның матурлыгын, моңын саклый, аны әллә нинди бөеклекләргә күтәрә дә белә шул !

Зөлфәт Хәйруллин,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең Гүзәлия