Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең районның мәдәният тарихында да якты эз калдырган шәхес. Кем ул? (+фото)

Күпкырлы талант иясе безнең районның мәдәният тарихында да якты эз калдырган шәхес.

Айзат Шәйхелмәрданов (Айзат Мәрдән) Татарстан Республикасы Актаныш районының Киров авылында туган. 12 яшендә мөстәкыйль рәвештә баянда уйнарга өйрәнә. Алабуга мәдәни-агарту училищесында хореография бүлегендә укый, анда баян классы буенча аерым курслар уза. Зәй театрында актер булып эшли.

1994 елда Россия Армиясе сафларына алына. Аннан Актаныш мәдәният йортына актер булып эшкә урнаша, "Агыйдел"җыр һәм бию ансамбленең солист-биючесе булып эшли. 1998 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетына хор бүлегенә укырга керә, әмма җитәкче вазыйфаларда эшләү сәбәпле, академик ял белән соңрак социаль-мәдәни эшчәнлек факультетын тәмамлый.

Күпкырлы талант иясе безнең районның мәдәният тарихында да якты эз калдырган шәхес. Айзат 16 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куйды. Шуның  6 елы – Түнтәр авылы мәдәният йорты директоры, 4 елы – район мәдәният йорты директоры, 5 елы – мәдәният үзәге  директоры һәм үзәкләштерелгән авыл клуб системасы директоры, 1 елы – Салавыч  мәктәбендә музыка укытучысы. Хәер, хезмәт куйды дип кенә әйтүе аз, ул иҗат итте, аның ярдәме белән яңа үрләр яуланды, яңа исемнәр, яңа йолдызлар кабынды

Айзат Азат улы баянда, ике рәтле гармунда-хромкада, тальянда уйный, курай милли музыкаль коралында көйләр башкара. Виртуоз солист,  бик сизгер аккомпаниатор, халык җырларын һәм үз авторлык иншаларын башкаручы буларак та үзен танытты. Ул бәрхет тавыш иясе. Казанның төрле сәхнә мәйданчыкларында, Татарстан Республикасы районнарында, Россия Федерациясе шәһәрләрендә, чит илләрдә барлык филармония концертларында даими катнашучы. Ул үзенең таланты һәм иҗади мөмкинлекләре белән аерылып  тора. 2017 елдан Казан филармониясендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев