Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнекеләр кайда гына яшәсәләр дә, югалып калмый: Урал күгендә якты янучы якташларым (+фото)

2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында газетабыз битләрендә бик күп геройлар белән таныштырырга өлгердек инде. Бүгенге сәхифәбездә исә читтә яшәүче райондашларыбызның туган телне, гореф-гадәтләрне саклавы, рухи-мәдәни кыйммәтләргә йөз тотуы турында бәян итәсем килә.

Туган якларыннан читтә яшәүчеләр, нигездә, туган халкының рухын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм киләчәк буынга ирештерү өчен безгә караганда да күбрәк хезмәт башкара кебек тоела миңа. Ходай биргән көнгә канәгать булып, эшләреннән тәм, яшәүләреннән ямь алып яши белүләре белән дә күпләргә үрнәк алар. Урал якларында яшәүче якташларыбыз Гөлсия Гарипова белән Илнур Хәмидуллин да шундыйлардан.

Гөлсия – Куныр авылы кызы. Мәктәптән соң Чавал техникумында бухгалтер белгечлеге алганнан соң, колхозга эшкә кайта. Ике елдан исә авыл клубына эшкә керергә тәкъдим ясыйлар. Клуб эше белән яшьтән таныш булуы яшь белгечкә мәдәният өлкәсендә эшләп китәргә этәргеч тә булгандыр ул чакта. Яшьлегендә туган якларыннан читкә чыгып китәрмен дигән уйлар башына да кереп карамаган Гөлсиянең язмышы 1999 елдан Свердлау өлкәсенең Березовский шәһәре белән бәйле. Еллар узгач, Гөлсия «Яшьлегемдә язмышым бөтенләй башка борылыш алып, Урал якларына килеп чыгуым, шушы якларда тормыш итеп, милләтем өчен зур гына эшләр башкара алуым белән мин бик бәхетле. Инде күптән үз җиремә әйләнгән Березовский шәһәрендә бик күп дуслар таптым, гаиләләр белән йөрешәбез. Чит төбәкләрдә халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар зур булганлыктан, без башкарган эшләр югары бәяләнә. Эшләгән саен эшлисе генә килеп тора», дип әйтәчәк. Ә аңарчы Гөлсиянең чит җирләргә аяк баскан вакытларына кайтып килик әле.

– Бирегә күчеп килгән елны ук татар-башкорт оешмасына кушылдым һәм милләттәшләр белән эшләү, үзебезнең телне, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны саклап калып, балаларыбызга җиткерү өчен «Үз тамырларыңны онытма» дигән проект яздым. Мин килгәндә китапханәдә бер генә татар әдәбияты, журналлары юк иде. Хәзерге көндә китапханәбезгә «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел» журналларын яздырып алабыз. 2016 елдан Татарстан китап нәшрияты белән элемтәдә һәм китап киштәләрен ел саен яңа, матур эчтәлекле татар әдәбиятлары белән яңартып, тулыландырып торабыз, – дип Гөлсиянең үз эшен яратып сөйләвен сокланып тыңлыйм.

2020 елда «Родные истоки» дип исемләнгән яңа проект язып, Свердлау өлкәсе китапханәчеләре арасында уздырылган Татарстанның 100 еллыгына багышланган өлкәкүләм конкурста катнашып, җиңүчеләр рәтендә булуы һәм күп кенә китаплар белән бүләкләнүе дә якташымның тагын бер кат тынгысыз хезмәте турында сөйли.

Укучыларны яңа китаплар, татар әдипләре белән таныштыру өчен төрле чаралар үткәрелә икән. Күргәзмә-презентацияләр, балаларга онлайн форматта әкиятләр уку да туган телебезне популярлаштыруда уңышлы алым булып тора дип саный милләт өчен җан атып йөрүче Гөлсия ханым.

Г.Тукай, М.Җәлилнең туган көннәренә атап оештырылган рәсем һәм шигырь бәйгеләре, төрле әдәби чаралар да китапханәдә еш уздырыла икән. Шунысы игътибарга лаек: әлеге чараларда төрле милләт халкы катнаша. Бу, балалар һәм яшьләр арасында ана телләрен өйрәнү белән беррәттән, башка милләт мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү өчен бик мөһим. Моңа Татарстаннан килгән шагыйрь-язучылар белән очрашулар, татар концертлары да ярдәм итә икән.

Ел саен яшь балалар һәм өлкән яшьтәгеләр белән берлектә «Иман нуры» дип исемләнгән мөнәҗәтләр кичәсе уздыру, балалар бакчаларына барып, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштырып, милли ризыклар белән чәй эчүләр, милли бәйр­әмебез ­«Сабантуй»ны зурлап уздырулары (быел ул 31нче мәртәбә уздырылган) да рухи-мәдәни кыйммәтләрне саклауда бәһаләп бетермәслек хезмәт дияргә кирәк.

Гөлсия ханымның хезмәте мактаулы булган кебек, гаилә тормышы да күпләргә үрнәк. Әниләре 45 ел балалар дәвалап, хәзергесе көндә лаеклы ялда, мәчеткә йөри, намаз укый. Тормыш иптәше Марс алтын шахтасында җитәкче булып эшли. Кызлары Алсу белән Айгөл әти-әнисенең, әбисенең олы куанычлары.

– Без гаиләдә гел татарча гына аралашабыз, кызларым саф татар телендә сөйләшәләр. Барлык уздырылган чараларда, өлкәкүләм һәм шәһәребездә уздырылган фестиваль-конкурсларда бергәләп катнашабыз һәм җиңүләр яулыйбыз. Олы кызыбыз Алсу хәзерге көндә Казан дәүләт медицина университетының 4 курсында белем ала. Айгөлебез исә тугызынчы сыйныфта укый, – дип зур горурлык хисләре белән сөйли Гөлсия.

Соңгы елларда чит төбәкләрдә, халкыбызның гореф-га-дәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлаган. «Хәзер күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту өчен безнең татар оешмасының  «Курай» халык ансамбле  белән дә актив эш алып барыла. Ансамблебезнең житәкчесе, авылдашым Илнур Хәмидуллин  белән бер-беребезгә ярдәм итеп, килешеп эшлибез», дип сөйли Гөлсия Гарипова.

Илнур исә мәктәптә укыганда ук бик оста итеп гармунда уйный иде.Киләчәк тормышын шул юнәлештә дәвам итәргә теләп, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Соңгы курста укыганда күрше факультетта укучы Урал кызы Зөлфия белән гаилә кора. 2005 елда Хәмидуллиннар гаиләсе Зөлфиянең туган ягына күченеп китә. Шул еллардан бирле Хәмидуллиннар гаиләсе Урал якларында яшәүче ватандашларыбызга армый-талмый хезмәт итә. Зөлфия «Йолдыз» җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ә Илнур курайчылар ансамблен җитәкли. Гомумән, биредәге бер генә чара да Хәмидуллиннар гаиләсеннән башка узмый. Илнур баянчы да, оста итеп җырлый да, шәп биюче дә. Зөлфия дә моңлы тавышы белән күпләрне сокландыра, дуэт буларак та чыгыш ясый якташларыбыз. Балалары Зәринә, Данир, Азалия дә сәхнә тормышы белән кайнап үсәләр.

– Рус мохитендә яшәгәнгә күрә күп татар гаиләләрендә халкыбызның гореф-гадәтләре югалып бара. Шуларны торгызу, саклап калу юнәлешендә дә күләмле генә эшләр башкарабыз, – ди Зөлфия.

Урал якларында яшәүче якташларым белән аралашып, башкарган хезмәтләре белән танышып бер гаҗәпләнсәм, киләчәккә булган планнары хакында белгәч, тагын бер кат сокландым.

– Безнең китапханә узган ел 10 миллионлык грант откан иде. Ярты елдан  артык ремонт барды, озакламый модельная китапханә ачабыз. Яңа китапханәдә яңа проект язып, «Курай» халык ансамбленең спутнигы – балалар төркемен туплап, эш башларга  дигән зур планнар белән яшибез, – дип киләчәккә булган хыяллары белән дә уртаклашты якташым Гөлсия.

Милләт өчен җан атып яшәүче якташларымның барлык хыяллары чынга ашсын. Алар салган матур эзне дистә еллардан соң үзләре үрнәгендә тәрбияләнгән балалары дәвам итеп, туган телне, гореф-гадәтләрне саклауга үзләреннән өлеш кертер дип ышанасы килә.

Фотолар: гаилә архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев