Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген дөнья – үзе уен бугай

Сизəсезме, дуслар, колач белəн "Бүлəк биреш" уены башланды.

Сизəсезме, дуслар, колач белəн
"Бүлəк биреш" уены башланды.
Вə һəрберсе безгə вəгъдə итə
"Отыш" дигəн "тылсым ташлар"ны.

Ковид шаукымыннан да уздырып,
Бар да өндəү ташлый бит сиңа.
Кайсы əйтə "Бəйге!", "Лоторея!",
Кайсы кызыктыра: "Акция!".

Газет-журналлар да үтə актив:
"Иң саллысы бары бездə"-ди.
Кафе-ресторан дәшә вəкарь генə:
"Иң кəттəсе бездə. Əйдə кил!"

Бəхетемне сынап, гомеремдə
Күпме билет алдым-алдандым.
"Миңа төс түгел лə бу уен",-дип,
Ник бер тапкыр сабак алмадым!

Кемнəргəдер "бəхет" елмаядыр -
Кулларына керə бит отыш!
Бармаклар да тигез була алмый -
Бəгъзесенə була тик кукиш!

Бар да ымсындыра,бар да өнди,
"Отыш" диеп дөнья шашканмы?!
Əйтерсең лə, проблемалар беткəн,
Кеше белми шуннан башканы.

Сəхнə "йолдызлары" əй тырыша,
Йөзлəрендə сихри елмаю:
"Эшлəп кенə бүген кесə тулмый,
Катнашыгыз, шанс - ул баю!!!".

Челтəр-бизнес читтə каламы соң?!
Уенны ул күптән башлады.
Экологик сабын, сумка, ЛОКлар,
Затлы блендер, шампан, башкасы...

Һәммә бүләк үз насыйбын таба,
Сөендереп, билет иясен.
Уен уен инде, белеп булмый
Нинди өлеш сиңа тиясен.

Бүген дөнья – үзе уен бугай,
Кемдер ота, кемдер оттыра.
Майлы бәлеш соскан чакта,
Бәгъзесенә кукиш тоттыра...

'Бəхетеңне мəгəр үгез сөзсə -
Ала алмассың тиеш акчаңны".
Халык əйтсə, хак əйтə дə бит,
Тик нигəдер соңлап аңлыйбыз...

Үгез димəк аның елы килə,
Үгез елы - минем елым да.
Бик нужалы булды үтүче ел,
Борчымасын, зинһар, быел да.

Өмет баглап көтəбез бит сине,
Отыш-бəйгелəре чурт с ним!
Имин булсын еллар,көннəребез,
Күңелебез булсын һəрчак киң!

Һадиева Илсөя
Кариле авылы

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь