Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген - Халыкара театр көне! Шул уңайдан Раннур Әүхәдиев белән кыскача әңгәмә

Кечкенә генә скетчлар куйганда да сәхнәгә я полиция хезмәткәре, я табиб булып чыгып уйныйсың, ул синең өчен нинди дәрәҗә, имеш син ниндидер җитәкче... Менә шул ягы белән кереп калды минем күңелемә театр һәм шушы һөнәрне сайлавым белән чын күңелдән горурланам

Бөтендөнья театр көне 1961 елда - Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куелган. Ул һәр елны 27 мартта театраль җәмгыятьләр тарафыннан бәйрәм ителә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Арбор авылы егете Раннур Әүхәдиев белән кыскача гына әңгәмә тәкъдим итәбез. 

- Раннур, театр синең өчен нәрсә ул?

- Театр – ул минем өчен аерым бер мәдәни дөнья. Без шушы җир шарында дус, тату булып яшибез. Ә театр кешесе менә шушы дөньядан әз генә аерылып тора ул. Аларны күргән кеше моны бик әйбәт белә. Алар икенче төрле була, гел уйга чумган... Әйтәләр бит чын театраль кеше бу дип. Үзем бик яратам театрны, кечкенәдән карап, укып, яратып үстем. Һәр кеше үз һөнәрендә эшли, кемдер табиб, кемдер укытучы, кемдер полиция хезмәткәре, кемдер җитәкче, ә театрда син уйный аласың җитәкче булып та, табиб булып та, укытучы булып та шуларның образларына кереп, үзеңдә бер образ тудырып, шул кеше образында син уйнап бирә аласың сәхнәдә. Менә шул ягы белән дә театр мине кечкенәдән җәлеп итте. Кечкенә генә скетчлар куйганда да сәхнәгә я полиция хезмәткәре, я табиб булып чыгып уйныйсың, ул синең өчен нинди дәрәҗә, имеш син ниндидер җитәкче... Менә шул ягы белән кереп калды минем күңелемә театр һәм шушы һөнәрне сайлавым белән чын күңелдән горурланам. Рәхмәт мине укыткан, миңа түзгән алыштыргысыз, бик дәрәҗәле, көчле мастерым, театраль училищеда укыта торган Камал театры артисты Илдар Хәйруллинга. Ул безгә бик күп белем бирде. Әти-әниләребез безне тормыш нечкәлекләренә өйрәтсәләр, Илдар абый бик көчле дисциплиналары белән чынлап яшәргә өйрәтте.

- Районда бик матур гына эшләдең, мәдәният йорты директоры идең, ләкин бүген син ерак араларны якын итеп, туган районыңа кайтып кына йөрисең.

- Районда биш елдан артык эшләдем. Шул чорда минем белән эшләгән район мәдәният үзәге директорлары Илдар Фоатович, Айрат Фарукович, Раил Рафисовичны чын күңелдән хөрмәт итәм, алар бик кешелекле кешеләр, яхшы директорлар. Шулай ук район җитәкчеләре, район башлыгы да эшкә кайткан вакытымнан ук үз кешеләре кебек итеп җылы каршы алдылар. Бу инде миңа рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек бирде. Рәхмәт аларга.

Хәзерге вакытта “Мунча ташы” эстрада театрында эшлим. Чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә Гамил Әсхадуллага. Киткәнеңә үкенмисеңме, дип сораучылар да бар. Ничек үкенәсең инде? Кечкенә генә авыл җиреннән шундый зур, дәрәҗәле театрга китү мөмкинлеге кемгә бирелгән әле?! Эшлибез, рәхәт, үз эшемне яратып эшлим.

- Театр көне уңаеннан теләкләреңне дә җиткерче.

Театр яратучы, театрны хөрмәт итүче, театр сөюче тамашачыларга әйтәсем килә, “Театр яктылыкка нурга илтә...” шушы сүзләргә күпме мәгънә сыйган. Хөрмәтле коллегаларымны бәйрәмебез белән ихластан котлыйм. Яраткан сәхнәләребездә халык күңеленә үтеп керердәй роль белән озак еллар эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев