Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген машиналар, әти-әниләр Малмыжга агылды

Бүген менә шундый имтиханда иде Балтачның биюче балалары.

Бүген күрше Малмыж  районында,  Малмыжның үзендә, сәнгать әһеле Соломин Борисович Сахаров призына “Йолдызлык” регионара бәйгесе узды. Бүген аның икенче көне булды. Аннан алдагы көнне җырлаучыларны кабул иттеләр. Бүген исә – бию.

Бию ул бик нечкә характердагы сәнгать төре. Аңа хисне дә, җаваплылыкны да бертигез багышларга кирәк. Күпме генә элементларга бай булмасын бию, әгәр хиссез булса, аны тамашачыга җиткерүе кыен. Хисе булып та алама килеп чыкса, тамашачы анысын да кабул итмәячәк. Син биюең белән тамашачының күңелен күтәрергә, сокланырга мәҗбүр итәргә бурычлысың. Алкышлар мулдан икән, димәк, син оттың. Бүген менә шундый имтиханда иде Балтачның биюче балалары. Һәм аларның бик күбесе жюриның симпатиясен яулый алды. Әле яңарак кына биюләр өйрәнеп, сәхнәгә чыга башлаган гимназиянең 3 б сыйныфы укучыларының “Маковка” бию төркеме  беренче дәрәҗә дипломант булдылар. Гран-при алучыларыбыз да булды. Алары инде сәнгать мәктәбе, алга таба ул уңышлар  хәбәр ителер. Гимназиянең “Малявка” биюе дә матур килеп чыга,  тик нигәдер, тамашачы кабул итсә дә, җирле жюри кабул итеп бетералмый. Алга таба бу бию дә шомарыр, таләпчән жюридан тиешле бәясен алыр дип ышаныйк.

Малмыжга Балтач балалары күп килде. Әтиләре-әниләре белән! Хәзерге балаларның балачагы юк диләр. Менә шушы инде аларның балачагы. Әти-әни янәшәсендә, көннәр буе дуслар белән булу, тамак ялгау, уйнап алу, сәхнәләрне гөл итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыр-бию бәйгесе