Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәгырьләрдән тамды моңнар...

Гомер бит ул,үтә бит ул, Үтә бит ул кемнән дә. Картаясы килми әле, Бу тормышны сөйгәндә.

Фәридә Шакированың 70 яшьлек юбилее уңаеннан, «Бәгырьдән тамган моңнар» исемле табадан гына төшкән өр-яңа китабын тәкъдир итү кичәсе көйгә салынган әлеге шигъри юллардан башланды. «Гомер бит ул» җырының көен - райондашыбыз Нәҗип Әминов язган, җырлавын да үзе башкарды. Кичә башында ук күңелләргә үтеп кергән моң дәрьясы хөрмәтле шәхесебез адресына, иҗатына карата әйтелгән җылы сүзләр, изге теләкләр, шагыйрь һәм шагыйрәләребезнең ялкынлы шигырьләре белән үрелеп барды. Тынгысыз каләм иясе, төрле жанрларда иҗат итүче Фәридә Шакированы котларга иҗат әһелләре генә түгел, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр дә килгән иде. Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев юбилярны ихлас күңелдән котлап, район хакимияте башлыгы Марат Зариповның Рәхмәт хатын тапшырды. Вакыйф әфәнденең сүзләрендә хаклык бар, шагыйрәбезнең күркәм гомер бәйрәме Тарихи-мирас елына туры килүе юкка түгел, чөнки язучы-шагыйрәбезнең акыл куәте, яшәеш гаме белән сугарылган лирик һәм фәлсәфи шигырьләре, чәчмә әсәрләре, публицистикасы һәм дә журналистлык осталыгы районыбыз мәдәниятендә гасырлардан-гасырларга күчә барачак рухи мирасыбыз. Милләтебезнең Кол Шәрифе, Дәрдмәне, Тукае кебек без Фәридә Шакированың да иҗатын кадерләргә, сакларга һәм киләчәк буыннарга ирештерергә бурычлы.
Район иҗатчыларының аксакалы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин әдәбиятны сөюче тамашачыларга шагыйрәнең киңкырлы иҗатын тирәнтен бәян итте. «Хәзер генә ул әдәбиятыбызны хатын-кыз «басып алды». Ә менә Фәридә Шакирова әдәбиятка эгоистик карашлы ирләр хакимлек иткәндә килде һәм хатын-кыз буларак җылы карашы, йомшак күңеле, гаилә җанлы булуы белән әдәбиятка шул чакта ук яңа сулыш өрде, аны үзгә аңы, әдәби бизәлеше белән зиннәтлерәк итте», дип, эчкерсез бәя бирде. Шигырь язучыларыбыз Энҗе Закирова, Эльмира Кузьмина, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Фәридә ханымга багышлап язып килгән бик матур «иҗат җимешләрен» укыдылар. Заманында пионер, партия тормышында бергә кайнаган иптәшләре исеменнән Җәмилә Сибгатуллина җырлар башкарды. Социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллинаның тәбрикләргә килүе дә Фәридә ханымның кешеләргә ярдәмчел, киңәшчел, авыр чакта таяныч була белүенә бәйле. Шагыйрәбез Бөрбаш авылы кызы, иҗади кичәгә авылдашлары да күп килгән иде, алар Фәридә ханымны тәбрикләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар да башкардылар.
Үзешчәннәр катнашында «Яшьлектә сөйгән яр» исемле хикәясеннән өзек караганда, Фәридә апа үзе дә дулкынланды, сәхнәләрдә спектакль итеп куярлык әсәрләр иҗат итүенә хәйран калды булса кирәк ул. Бәлки, алга таба аның иҗатын зур сәхнәләрдә дә күрү насыйп булыр. Әлегә сәхнәдә шагыйрәнең җырлары дан тота. Кичәдә аларны Римма Гарәпшина башкарды. Озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән күршесе Фирая Хәкимҗанова Фәридә ханымның гаиләсен мактап узды: «Барый абый белән Фәридә апаның балалары күрше хакының ни икәнлеген белеп, аңлап үстеләр, - диде ул үз чыгышында. - Әгәр ата-ана шулай тәрбияләмәсә, балалары бу кадәрле күршелекле, кешелекле була алыр идеме икән?!»
Күршеләре, дуслары, туганнары - барысы да шагыйрәне хөрмәтләп килгән, әнә, Түнтәр урта мәктәбе укытучысы Рәйсә Мөхәммәдиева аның бөтенләй үзгә ягын ачты, баксаң Фәридә апаның эре, итләч чияләре, карлыган-куралары Алан мәктәбендә генә түгел, Түнтәрдә дә быел уңыш бирергә җыена икән! Аннан Фәридә ханым үлгәннәрне дә онытмый, Түнтәр зиратына күмелгән, үз чорында танылган шәхес Рузилә Кашапова каберендәге чәчәкләрне дә нәкъ менә ул үз бакчасыннан биргән.
Кичәнең азагында Фәридә Шакирова үзенең шигырьләрен укыды. Тамашачы тып-тын. Шагыйрә ялкынланып-ялкынланып укый... Күңелләрдә хисләр өермәсе, күзләрдә яшь... Кичәдән алган тәэсирләр бәгырьләрдән моң булып бик озак тамар әле.
Рәхмәт Сезгә, Фәридә ханым! Катлаулы тормыш юлы узып та, бирешмичә, сынатмыйча яши алганыгыз, табигый илһам чаткысын иҗатыгызны сөюче райондашларыбыз күңеленә иңдереп, дөньяларны бизәп, матурлап җибәргәнегез өчен! Мәңгелек иҗат рухы Сезгә!

Рәсемдә: кичәнең герое Фәридә Шакированы Түнтәр урта мәктәбе директоры Рәйсә Мөхәммәдиева котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250