Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Библиотөн» – Бөтенрәсәй акциясе (бик күп фото)

Суда йөзүче китапханә-корабль барлыгы да мәгълүм

Район үзәк китапханәсендә узган «Библиотөн» «Бергә-бергә укыйбыз!» дигән исем астында җәмәгатьчелекне китапханәләргә тагын да күбрәк тарту һәм китап укучылар санын арттыру, китапханәләрнең кешелек тормышындагы әһәмиятен зурлап күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Болай да тышкы матурлыгы белән үзенә җәлеп иткән район үзәк китапханәсенә килеп керүгә сине идәннән алып түшәмгә кадәр җитә язган китап-лар каршы ала, уңга карасаң да – белем чишмәсе, сулга карасаң да гыйлем азыгы! Китаплар кичке төсле утлар астында гаҗәеп тә күркәм булып күренәләр, әнә шулай, «Библиотөн»гә багышлап чып-чын мәгарә образы тудырылган биредә. Бинаның икенче катына күтәреләсең, ә анда якташ районыбыз – Йошкар-Ола каласында яшәп иҗат итүче Андрей Алексеевның студиясендә шөгыльләнүчеләрнең рәсемнәреннән күргәзмә эшләп куелган. Оста рәссам безнең районга килеп тә мастер-класслар үткәрә, шуңа аның күргәзмәсенең бер өлеше районыбыз җирлегендә булу да гаҗәп түгел. Аннан инде кунакларны «Библиокафе» көтә, уку залында ак җәймәле өстәлләр, өстәл өстендә тәмле үлән чәйләре, тәм-томнар. Менюда бар да бар: иртәнге, төшке ашларга «Акыллылар» салаты, «Балачак» какаосы, «Катлам-катлам сүз» дигән солянка ашы да, «Сүз башы – мәкальдә» дигән гарнир да... Кичке әбәдкә «Әдәби дуэль» дигән кабартма бирелде, кичке ашка «Котофильм» дигән роллалар белән «Җырлы сәйлән» десерты иде. Ресторанда кебек сыйланып утырганнар дип уйлау да ялгыш булмас, төрле интеллектуаль уеннар, җыр-бию, районыбызның иҗат әһелләренең чыгышлары, алар арасында җыр-моң һәм дә нәфис сүз остасы Ирек Хаҗиевның да булуы рухи азык иде. Люция Нигъмәтҗанова белән китапханәче кызларның җырларына да хозурландык, дөнья күләмендә югары урын биләгән классик әсәр геройлары да җанга илһам өстәде.

Тормышта хезмәт үз урынында, ялы да үз хозурында, ә менә китаплар белән дус булу һәм дә китапханәгә йөрү – анысы бөтенләй башка һәм рухи байлыкка тиң мәсьәлә. Мәшһүр илләрне генә алыйк, алар китап-ларны зурлый, белемгә омтылышны олылый, борынгы мирасны кадерләп саклый һәм моның белән ота гына, мәсәлән, Египетка сәяхәт кылучылар биредәге Александр Македонскийның бөек китапханәсен урап узмый торгандыр. Иң зур китапханәнең тагын Вашингтонда, һәм иң кечкенәсенең Нью-Йоркта икәнлеген дә (биредә нибары 40 китап) белик. 1963 елда өч китапханәчедән һәм өч җырчыдан торган суда йөзүче китапханә-корабль барлыгы да мәгълүм.

Шушындый матур кичәләр уздырган, китап укучыларны язучы-әдипләр белән якыннан очраштырып торган, үз җирлегебездә яшәп иҗат итүче райондашларыбызны барлап, тагын да зур иҗади бөеклекләргә этәргән, гомумән, һәр буын белән актив эшләүче китапханәчеләребезнең хезмәтләре мактауга лаек. Чыннан да, безнең районыбыз китапханәләрен яратырлык, алар кешене аң-белемгә генә җәлеп итеп калмыйча, күңел матурлыгына да өнди-чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә