Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Әбиләргә ни җитми?”

Әнә шул сорауга җавап эзләп...

Әнә шул сорауга җавап эзләп Нөнәгәр авылы тамашачысы 27 гыйнвар көнне авыл мәдәният йортына җыелды. Район күләмендә үткән смотр-бәйгедә авыл  мәдәният йорты үзешчәннәре сәхнәләштергән Флорид Бүләковның моңсу комедиясен тамашачы җылы кабул итте. Көләсе урында көлделәр, уйланырга мәҗбүр иткән урында  тын калып утырдылар. Ә менә артистләре... Мәктәп елларыннан ук концерт-спктакльләрдә катнашып, танылу алган сәхнә ветераннары – Наилә Әшрәпова, Әлфия Сабирова, Әлфия Салихова, Наил Фәсыйхов. Авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов та яшьлек елларын искә төшереп, үзенә тиешле рольне бик оста башкарды. Сәхнә ветераннары янында өлкән яшьтәге ханым ролен башкарган китапханә мөдире  Зөлфия Дәминова тагын бер яктан ачылды: бик оста артист икән ләбаса! Гомумән, спектакль тәмамлангач, җыелган тамашачы сәхнә осталарын сәхнәдән җибәрмичә, алкышларга күмде.

Спектакльне оештыручыларның тамашачы күңелен яулый алырдай шәхесләрне кабат сәхнәгә күтәрә алуы хезмәтләренең зур уңышы.

Тамашачылар исеменнән: Рауза Гафиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нөнәгәр авылы