Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Биш “ике”ле???

Биш “ике”ле, күрдегезме, Килгән дә җиткән бүген,..

Биш “ике”ле, күрдегезме,
Килгән дә җиткән бүген,
Яңа елга күп калмады,
Ун көн дә хаттә түгел!

 Кышкы кояш торгынлыгы,
Иң кыска көн, озын төн,
Биш “ике”ле истә кала,
Була ул менә бүген.

Биш бармак бит кулыбызда,
Булыгыз бердәм, ди ул,
Йомарласаң, була йодрык,
Парлашып яшә, ди ул!

Бердәм булып, бергә булып,
Каршылыйк Яңа елны,
Үгез елы сөзеп ексын
Шул короновирусны!

Сәламәтлек төяп килсен
Бөтен Җир шарыбызга,
Кайгы күрми, шатланышып,
Яшикче барыбыз да!

Социаль челтәрдән килеп иреште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь