Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бию короле. Кем ул?

Җиңүләр җиңел бирелми. Аңа юллар урау. Бию коллективлары күп, аларның барысы да осталыкларын арттыру өстендә эшли, хореографиягә кызыксыну арта.

20-21 март көннәрендә Балтачыбызда “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабы үтте. Ә алда тагын да җаваплы чор – Казан сәхнәсен яулау. Һәм шуның өчен бүгенге көндә тулы көченә репетицияләр бара. Шушы көннәрдә хореографларның бергәләп “Восторг” бию коллективы белән “Үзбәк” биюе кабатлаган мизгелләренең шаһиты булырга туры килде. Репетицияләр арасында азга гына ялга туктаган мизгелдә Эрик Васинкин белән быелгы фестивальгә әзерлек һәм нәтиҗәләр турында сөйләшеп алдык.

– Әлеге фестивальдә 2009 елдан катнашып киләбез. Еллар үткән саен тәҗрибә дә, мөмкинлекләр дә арта. Быелгы сезон биючеләребез өчен  аеруча куанычлы диясем килә. “Восторг”, “ЭРА” бию коллективлары  беренчелекне яулап, Казанда узачак финал ярышларына чакыру алды, – ди хореограф.

Җиңүләр җиңел бирелми. Аңа юллар урау. Бию коллективлары күп, аларның барысы да осталыкларын арттыру өстендә эшли, хореографиягә кызыксыну арта. Көндәлек репетицияләр, тырыш хезмәт һәм иң яхшы булу теләге генә уңыш китерә.

Элекке елларда районыбызда бию сәнгатенең аксавы беркемгә дә сер түгел. Ә менә 2001нче елда ул чактагы мәдәният бүлеге мөдире Радик Михайлов чакыруы буенча районыбызга Мари Иле республикасының Мари Төрек районыннан яшь хореограф Эрик Геннадьевич килгәч, барысы да үзгәрде. Бүгенге көндә Балтачыбызның чын мәгънәсендә бию короленә әверелде ул.

Ул вакыйгалардан соң унҗиде ел вакыт узган, баксаң бар да әле генә кебек, ди хореограф. Бүген инде аның укучылары район сәхнәсе белән генә чикләнми. Бию коллективларының республика, төбәк сәхнәләрендә чыгыш ясап,  катлаулы күмәк биюләрне югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүләре остазның тынгысыз, фидакарь хезмәте хакында сөйли. Азсүзле, тыйнак, әмма үз эшенә үтә дә җаваплы караучы, балаларны һәм сәнгатьне тирәнтен яратучы Эрик Геннадьевич хезмәттәшләре Наилә Хәбибуллина, Лариса Дәүләтшина, Алия Йосыпова белән дә бик килешеп эшли.Үзара аңлашып эшләгән остазларның шәкертләре олы сәхнәләрдә, зур дәрәҗәле конкурсларда да үзләрен уңай яктан танытып, Балтач данын күтәрүгә зур өлеш кертәләр.

Бүгенге көндә сәхнәләрне дер селкеткән нәни биючеләрдән торган “Виво” бию коллективында 37 бала шөгыльләнсә, нигездә Балтач урта мәктәбе укучыларыннан торган “ЭРА” төркеменә 28 яшь биюче йөри, “Восторг” исә иң күләмле бию төркеме, биредә төрле яшьтәге 45 бала бию серләренә төшенә.

– Эрик Геннадьевичның сабырлыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, намус белән эшләве күпләрне сокландыра. Шуңа да аны барлык әти-әни, балалар, укытучылар коллективы хөрмәт итә. Яңадан-яңа үрләр яулап, әле озак еллар куйган хезмәтенең куанычын күреп матур гына эшләргә язсын. Балаларга куйган хезмәте, тырышлыгы үзенә меңе белән кайтсын иде, – ди Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Руфия Закирова.

P.S.Күптән түгел Эрик Васинкинга озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эрик Васинкин