Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар кейк-попслар, ә әниләр исә тәмле салатлар әзерләп сыйладылар

«Факел» яшүсмерләр клубы һәрвакыт бәйрәмнәрне үзенчәлекле уздырулары белән күпләребезгә таныш. Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм кичәсе шундыйларның берсе.

«Факел» яшүсмерләр клубы һәрвакыт бәйрәмнәрне үзенчәлекле уздырулары белән күпләребезгә таныш. Бүген дә алар Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм киче гадәти булмаган кызыклы биремнәр, башваткыч сораулардан төзелгән иде. Шушы ук бәйгедә балалар кейк-попслар, ә әниләр исә тәмле салатлар әзерләп сыйларга да өлгерделәр.

Бәйрәмнең икенче өлешендә бергәләп биеп, күңел ачып, тормыш мәшәкатьләрен онытып балалар белән бергә ял итергә мөмкинлек бирделәр. Гел шулай яңалыкка омтылып, тагын да зур уңышларга ирешеп эшләвегезне телибез, хөрмәтле факеллылар.

Барлык бәйгедә катнашучылар исеменнән, ихтирам белән Закировлар гаиләсе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"