Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүләккә комедия

Узган елның март аенда Түбән Кама драма театры районыбызның мәктәп укучылары арасында «Театр көлдерәдер» дигән бәйге игълан итте.

Ул театр артистлары әзерләгән сорауларга җаваплар җибәрүдән гыйбарәт иде. Ниһаять, җиңүчеләр билгеле. Субаш урта мәктәбеннән Ландыш Габитова, Нормадан Эльвир Сабиров беренче урынны яуласа, Соснадан Илмир Зәйнуллин, Салавычтан Ландыш Рәфыйкова, Шубаннан Илүсә Закировалар икенче булды. Ә Шеңшеңәрдән Ләйсән Шәрипова һәм Бөрбаштан Фирүзә Хәсәнова-ның эшләре өченче урынга лаек дип табылды. 8-11 нче март көннәрендә Ләбиб Леронның «Сы Сы Сы Рда ясалганнар» комедиясе белән түбән камалылар районыбызга килә. Бәйгедә җиңүчеләр бирегә кунак буларак чакырыла, аларга керү бушлай. Шунысын да әйтик, әлеге театрда эшләүче артистларның күпчелеге безнең райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250