Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күңелләрне рухландырып Тукай көннәре җитте (фото)

Бөек шагыйрь Габдулла Тукаебызга быел 137 ел

Иҗади рухны уяткан, әдәбиятка тарткан, татар әдипләре белән якыннан аралашу бәхетенә ирештергән Тукай көннәре Балтачыбызда 26 апрельдә – шагыйрь туган көндә узды.

Башкалабыз Казаннан Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, язучы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова, райондашыбыз, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев, язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим, язучы-прозаик Рәфкать Кәрами, шагыйрә Фәүзия Солтан, язучы, журналист, "Безнең фикер" баш мөхәррире Амур Фәләх, драматург Данил Салихов, шагыйрә Галия Гайнетдинова, балалар язучысы Айсылу Имамиева, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал килде.

Мөхтәрәм кунакларыбыбызны Балтач чигендә тальян моңнары, Балтач чәк-чәге белән каршы алдылар. Аннан соң район башлыгы Рамил Нотфуллинда җылы кабул итү булды.

Тукай иҗаты, татар әдәбияты-сәнгате турында сөйләшеп алгачтын, әдипләребез Сосна Пүчинкәсе авылы зиратына күмелгән Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберен зыярат кылырга юнәлде.

Мәшһүр Тукаебызның әнкәсе рухына изге догалар ирештереп, кунакларыбыз Бөрбаш, Карадуган, Сосна, Субаш урта мәктәпләренә укучылар белән очрашуга юл алды. Һәр мәктәптә дә очрашулар ике як өчен дә файдалы узды, татар язучылары-шагыйрьләре белән очрашулардан соң гадилектә икән бөеклек дигән уй калды.

Тукай көннәре район мәдәният үзәгендә күркәм тантана белән тәмамланды. Шагыйребезнең тормыш юлын чагылдырган театраль күренешләр быел янәдән үзгә иде, шигырь бәйгесендә дә беренче урынны төрле яшьтәгеләр арасында егетләребез – Сосна урта мәктәбеннән Эмиль Закиров, Куныр урта мәктәбеннән Раил Хамматов, Балтач мәдәният үзәгеннән Илфат Гыйльманов алды.

Ел да Тукай көннәрендә район буенча иң күп китап укучыларыбыз билгеле була, бу юлы зурлардан Нәкыя Гимазова, Ксения Короткова, Наилә Сәйфетдинова иң күп китап укучылар булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай