Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Болгар радиосы" премиясе балтачлылар кулында (+фоторепортаж)

9 декабрьдә Казанда "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Биредә балтачлыларга өч премия бирелде.

9 декабрьдә Казанда "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Биредә балтачлыларга өч премия бирелде.

Милли музыкаль премиядә иң үзенчәлекле чыгыш ясаучыларның берсе - Алсу һәм Азат Фазлыевлар булды. Алар аякларына итек киеп чыкты. Алсу белән Азат "Байлар Сәрдегәнем" җыры белән "Иң халыкчан дуэт" исеменә лаек булды. "Әлеге авылда итек басалар. Җыр да, итек тә бүләк иттеләр", - диде Азат. Алсу белән Азатны чәчәкләргә күмделәр, мөгаен, Байлар Сәрдегәне авылы халкы булгандыр... Чыннан да, әлеге парның күп кенә клиплары Балтачыбызда төшерелә, бу, мөгаен, Алсуның туган ягына булган мәхәббәтенең чагылуыдыр.

"Болгар радиосы" премиясендә көтелмәгән хәлләр дә булды. Әйтик, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов барлык концертларда, премияләрдә ахырдан гына чыга торган иде. Монда исә ул, беренчедән, тамаша уртасында сәхнәгә чакырылды. Икенчедән, Салават Зәкиевичка "Алтын йолдыз" сыны тапшырылмады. Киресенчә, ул "Алтын йолдыз"ны "Елның гаилә дуэты" лауреатлары Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиевка тапшырды. Әллә Салават әфәнде үзенең сынын яшьләргә биргәнме? Монысы аңлашылмады...
"Җырларымда син генә" җырын башкарган Кенәбаш егете Рафил белән Эльмира"Көндәшләрегез кемнәр?" дигән сорауга: "Без берәрсенә көндәшләр булып оештыкмы икән әле? Бу номинациядә лауреат булырлык парлар җитәрлек. Безнең өчен бу премия көтелмәгән булды. Узган елларда да катнашу теләге көчле иде, быел, ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты. Димәк, без тамашачылар һәм оештыручылар тарафыннан моңа лаеклы дип табылган. Салават Зәкиевич - минем укытучым, аның нәкъ менә безгә премия тапшыруы безгә карата зур игътибар. Без аны башка төрле баскыч сыман тойдык. Ә башка артистка тапшырса, бәлки көнләшер дә идек.
"Иң лирик җырчы" номинациясендә тагын бер райондашыбыз, Нөнәгәр авылы егете Раяз Фасыйховка тиңнәр булмады. Ул үзенең "Хәлең ничек диеп сорасалар" җырын башкарып үтте.

Менә шулай җәмәгать, сәхнәгә бер-бер артлы чыгып торган балтачлылар җиңүләргә дә бердәм ирешә.

intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев