Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Борчылма, Гөлсирин, "до свадьбы заживет!"

Үзенең Инстаграм аккаунтында билгеле продюсер, Ваһапов фестивале җитәкчесе, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов шулай дип язган. Гөлсирин Абдуллинага ни булган?

Алар бергә атаклы табиб Рөстәм Бакиров янына барган. Инстаграм аккаунтында урнаштырган язмасы буенча, әлеге табибны җырчының тавыш җепселләрен дәваларга ярдәм итүче дип аңлап була.

"Гөлсирин белән атаклы табиб Рөстәм Бакиров янында булдык. Җыр-моң яратучы Рөстәм Сәйфуллович - бик күп татар сәнгатькәрләренең якын дусты. Заманында Филүс Каһиров белән дә без аның янына бардык, ярдәм итте. Ә Ришат Төхвәтуллин 5нче курста укыганда дәүләт имтиханнары алдыннан бөтенләй тавышсыз кала язды. Тагын Бакиров янына бардык. Рөстәм Сәйфуллович, аның хезмәттәшләре Ришатны да бик тиз аякка бастырды. Син дә, Гөлсирин, борчылма! Барысы да әйбәт булыр, Аллаһ бирса! До свадьбы заживет!" - дип язган Рифат Фәттахов.

Язылучыларның да Гөлсирин өчен борчылулары күренеп тора. "Тизрәк савык, сандугач!", "Шундый кайгыртучан җитәкчегез булганда, барысы да әйбәт булыр, Гөлсирин!", "Балакаем, тизрәк сихәтләнә күр! Күз тидермә, саклан!" дип язган алар.

"Тавышына көч килгәнме?" дип сораучылар да бар. "Көч тә килүе, салкын тию дә мөмкин, тавыш - бик нечкә, бик нәзберек нәрсә бит ул, бигрәк тә Гөлсирин кебек үз тавышына җырлаучылар өчен", - дип язган Рифат Фәттахов.

Ваһапов фестиваленең моңлы сандугачы тизрәк савыксын, дигән теләктә калыйк! дип яза Кызыл таң.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлсирин Абдуллина