Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Борнак авылы үзешчәннәре концерт куйды

"Борнак иле" җырлы ил, Халкы тыйнак, шуны бел Ух бу сәхнә дигәннәре!.. Чыгышың якынлашуга йөрәгең тибүләре, сәхнәдәге урталыкны табалмаулары, баштан аяк киемеңнең наять булулары, инде тамашачы хозурына кердем дигәндә генә чыгышың бетүләре...

Инде дә номерыңны җиренә җиткереп башкарасың икән, синнән дә бәхетле кеше булмас, хәтта герой кебек тоеласың үзеңә.
Борнак авыл җирлеге үзешчәннәре концертын караганда һәрбер чыгышны геройлыкка тиңләп утырдым. "И, туган як кичләре!" дип авылны мәдхияләргә күмеп җырласак та, район сәхнәсе авылың сәхнәсе түгел ул. Я ул сине йота, я син аны...Борнаклыллар бу нечкәлекне дә җиңел генә үтә алдылар. Коллективта яшьләрне күпләп катнаштырып, җырларның да заманча, мәгънәле, күңелләргә үтеп керердәйләрен сайлап, биюләрне дә үзгә көйләргә башкарып оттылар. Иске торҗа, Карык Серьма авылы удмуртларының чыгышлары алкышлар астында узды. Күптән түгел генә районда узган "Күңел моңы" удмурт фестивалендә сокланып карап туймаслык биюләрне, Василий Никитинның удмуртча җырлавын, үзе җитәкләгән ансамбльне сәхнәгә алып чыгуына, фольклор коллективның милли йола-уеннарны сәхнәләштерүе, дәртле җырларны кабат ишетү бәхетенә ирештек. "Буран әбиләре" образына кереп, "Бурнакские бабушки" биюен тамашачы аеруча яратып кабул итте. Алкышлап каршы алды, алкышлап озатып калды. "Сәйяр" ансамбле шуладәрле дә тыйнак егетләрдән оешкан, кычкырып җырларга да читенсенәләр, ә шул ук егетләрнең моңы аерым җырлаганда үзәкләрне өзде, биюләре җанга рәхәтлек бирде, аеруча да заманча яшьлек вальсы. Ул хәзер бөтенләй башкача ритмда, танго биюенәрәк тартым икән, шуңа да әлеге бию залдагыларны үзенә әсир итте. Вокал җыр ансамбле һәрбер чыгышларын тырышып, дирижерларының тылсымлы кулларыннан күзләрен дә алмый, зур осталык белән башкарып чыктылар. Аерым җырлар башкарган Борнак йолдызларын да тагын бер тыңлыйсы иде. Клуб хезмәткәре Чулпан да үзе җырлый, бии, шигырь дә яза икән әле, тирән мәгънәле, үткен шигырен сәхнәдән дә укыды.

Мәдәнияттә шундый бер хәйләкәрлек бар, әгәр дә концертыңны отышлы номер белән тәмамлыйсың икән, ул һәрчак тулаем матур килеп чыкты дип санала.Борнаклылар да Иркә Хәкимуллинаның чыгышы белән вокал ансамбльне иң соңыннан куеп отты. Күңелдә бу концертны тагын бер карыйсы иде дигән уй калды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка да концерт ошады, тырышлыкларын бәяләп, рәхмәтләрен белдерде.

Пәрдә ябылуга, Борнак җәмгыяте рәисе белән авыл җирлеге башлыгы һәвәскәрләр янына ашыкты, рәиснең үзешчәннәргә ихлас рәхмәт белдерергә ашыгуы иде бу. Күркәм хезмәтләре белән туган ягында матур, монда исә сәхнәдә балкыган хезмәт һәм сәхнә йолдызларына рәиснең рәхмәте олы мәртәбәгә тиң.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250