Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Борнак җирлеге дә «Шушма моңнары» фестиваленә кушылды (фото)

Үрнәк гаиләләр, буыннардан күчеп килгән милли гореф-гадәтләр, ризыклары һәм җыр-биюләр белән истә калды кичәге көн.

Балтачта Гаилә елы уңаеннан җирлекләр арасында «Шушма моңнары» дип исемләнгән бәйге башланып китте.

Бәйгегә Балтач шәһәр җирлеге старт бирде, аннан райондашларны Бөрбаш җирлеге кунакка дәште.

Кичә исә балтачлылар Борнак авыл җирлеге үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы, мастер-класслар, күргәзмә белән таныштылар.

Үрнәк гаиләләр, буыннардан күчеп килгән милли гореф-гадәтләр, ризыклар һәм җыр-биюләр белән истә калды кичәге көн. Озак еллар иңне-иңгә куеп, тормышның бар авырлыкларын кичеп, сөенечләрен бүлеп яшәгән  Зөлфия һәм Вагыйз Мөбәрәкшиннарны котлау мизгелләре көчле алкышларга күмелде. Әниле-уллы, апалы- энеле чыгыш ясаган гаиләләр дә бәйрәмнең күрке булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев